Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 сентябрь 2020, 10:35

Электричкада хәтерен югалткан

Салават районы кешесе коточкыч хәлдә калган.

Ир-ат электричкада хәтерен югалткан. Бу хәлнең нечкәлекләрен "Салават җирендә" басмасы яза.

Бу кеше Малаяз авылыннан электричкада киткән. Тик Миньяр станциясенә кадәр генә барып җиткән, анда аны авыр хәлдә тапканнар. Ул бернәрсә дә хәтерләми, шулай ук бик каты кыйналган була. Электричкада бару турындагы хатирәләр аның хәтереннән җуелган.

Бәхеткә, бичара хатынына шалтырата алган. Табиблар ирнең кабыргалары сынуын һәм баш җәрәхәтен диагностикалаган. Мөгаен, авыл кешесен электричкада кыйнаганнардыр. Хәзер бу хәл белән полиция шөгыльләнә.
Читайте нас: