“Их, егет чакта мондый матай булса, ә?! Иң текә егет инде авылда! Минем абыйның “Урал” мотоциклы бар иде. Авылдагы Таштау дигән тауга менгәндә сүнеп, артка төшеп китеп, капланган идем. Шунда бик каты бәрелеп, башка зыян килде. Шуннан артист булып киттем”, - дигән ул.
Җәвитнең һәлакәткә очравы, бәлки, чын булгандыр. Ләкин хәзер инде ул аны мәзәк итеп сөйли. Юмор остасы сәхнәдә генә түгел, социаль челтәрләрдә дә халыкны көлдерә белә. Инстадуслары моңа җавап итеп болай дип язганнар:
“Ну, Җәвит, булдырасың! Ярый шунда егылгансың, безне үзенең матур җырлары белән кем шатландырыр иде дә, кәмитләре белән кем көлдерер иде?! Урыс әйтмешли, “не было бы счастья, да несчасте помогло," - дигән берсе.
“Мин дә мотоциклдан егылып, башка зыян килгән һәм укытучы булганмын”, - дип, Җәвит рухында шаярткан икенчесе.