Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 сентябрь 2020, 19:10

Күргәзмәгә рәхим итегез!

“Русия – Минем тарихым” дип аталган мультимедия паркында 6 сентябрьдә (Уфа шәһәре, Менделеев урамы, 158, ВДНХ тукталышы) “Буыннар хәтере. Бөек Ватан сугышы сурәтләү сәнгатендә” дип аталган мультимедия күргәзмәсе ачыла.

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанда тематикалы күргәзмәләр дами үтеп тора. Заманча технологияләр һәм корылмалар ярдәмендә тәкъдим ителгән бу күргәзмәдә дә уникаль коллекция тупланган – анда ХХ гасырда иҗат итүче илебез рәссамнарының 200дән артык шедевр картиналары урын алган.
Илнең 45 музеен берләштерелгән экспозициядә шулай ук М.В. Нестерев исемендәге Башкорт дәүләт художество музее фондыннан алынган картиналар да бар.
Күргәзмә 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мәгълүматларны 286-60-66 телефоны аша алырга мөмкин.
Фото: kudamoscow.ru
omet-rb.rbsmi.ru

Читайте нас: