Хәзер ул ашамыйча һәм сусыз машинада яши. Бу хакта бүген, 8 сентябрьдә, социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итте.
"Кичә аның янында туктадым үзем белән ашамлыклар да юк иде, тәмәке генә калдырдым. Чәй дә, шикәр дә калмады ди", - дип сөйли битараф булмаган гражданнарның берсе.
- Гомумән, анда барысы да ул кадәр куркыныч түгел, - дип белдерә Белорет районы мэриясенең мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Татьяна Зайцева. - Юл-транспорт һәлакәте урынында ЮХХДИ вәкилләре һәм юл хезмәте бар иде. Бу фураны тартып чыгару өчен махсус техника кирәк, ул бик кыйбатка төшә һәм үз исәбенә чакыртыла.
Татьяна Зайцева сүзләренчә, иргә эвакуация хезмәтләренең барлык элемтәләрен тәкъдим иткәннәр, ләкин ул баш тарткан һәм вакытны суза.
Ир - шәхси эшкуар һәм бу - аның фурасы. Ул төзексез тормоз системасы аркасында юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булган, әле аның аркасында җиңел машина да зыян күргән, әмма водителе исән-сау.
Иргә бу фураны трассага тартып чыгару өчен 100 мең сум кирәк, аны каядыр эвакуацияләү өчен - өстәмә акчалар һәм техника таләп ителә.