Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 сентябрь 2020, 10:25

Улың туса, нинди мөселман исеме кушарга?

Гаиләдә бала туса, иң беренче туган сорау: аңа кем дип исем кушарга? Интернациональ гаиләләрдә мондый сорау аеруча актуаль. Әтисенә дә, әнисенә дә ошаган исемне табу авыр.Әгәр ата-ананың берсе мөселман булса, гарәпләрдә 2020 елда популяр булган исемнәрне карап үтик.

Әмир.
Әмир чәчәк атучы яисә принц мәгънәсенә ия. Амара дигән фигыльдән килеп чыккан. Амара – идарә итү, команда бирү диеп тәрҗемә ителә. Борынгы заманнарда идарә итүчеләрне “Эмир”лар дип атаганнар.
Малик.
Малик – Аллаһы Тәгаләнең 99 исеменең берсе. Патша дигәнне аңлата. Популяр вариантлары – Малик, Малык, Малек. Бу исем соңгы елларда бик популяр.
Нәзир.
Бу исемнең тамырлары Африкага барып тоташа. Ул “ярдәмче” дигәнне аңлата, икенче мәгънәсе – кешеләрне җиңүче ясаучы. Бу исем Коръәндә дә, Инҗилдә дә бар. Шуңа ул христианнарда да, мөселманнарда да кушыла.
Зейн.
Матур исем. Аның мәгънәсе дә матурлыкны аңлата.
Али.
Татарча – Гали. Мондый исемле кешеләр үзләренең сәләтләрен бары тик яхшылык өчен генә кулланалар, диләр. Алар намуслы, ышанычлы. Һәм һәр ата-ана баласын шундый күркәм сыйфатта күрәсе килә.
Фарук.
Фарук хакыйкатьне ялганнан аера белүче дигәнне аңлата. Якын Көнчыгышта бу исем бик популяр һәм улларына гарәп исеме эзләүче ата-аналарга туры килә. Мондый исемле кешеләр аралашучан, уртак телне тиз таба, теләсә нинди мөхиткә тиз өйрәнеп китә алалар.
Хәмид.
Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәренең берсе. Мактау һәм мәхәббәтне аңлата. Балаларына традицион рухи, әмма заманча исем кушарга теләгән иске карашлы ата-аналар өчен туры килә торган исем.
Фото: rdup.com
Читайте нас: