43 яшьлек ханым Алтайның тау елгасы Катунь буена ял итәргә Новосибирск шәһәреннән килгән. Ул бик яхшы йөзгән, шуңа да бу котырынып аккан елгага керергә батырчылык иткән.
Видеода ул матур итеп кояш чыгуы, табигатьнең гүзәллеге турында сөйли-сөйли, елга киңлекләрен төшерә. Бу язманы ул үзенең Instagram битенә урнаштыра. Арытаба ханым яр буеннан гына йөзеп карыйм дип суга кереп китә, үзенең йөзүен танышларының 16 яшьлек кызына төшереп торырга куша. Тик елгага керүе була, дулкыннар аны йомычка шикелле эләктереп ала, бахырның гәүдәсен зур ташларга бәрә-бәрә, коточкыч тизлектә агызып алып китә.
Ярда калган кыз ярдәм сорап туристлар базасына йөгерә, тиз арада коткаручылар килеп җитә. Тик күпме генә эзләсәләр дә бахырның гәүдәсен таба алмыйлар.