Псков өлкәсендә юлда барганда иномарка пошига бәрелгән. Авариядә дүрт кеше берьюлы һәлак булган, бер кеше имгәнгән. Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, кыргый җәнлек куаклар арасыннан юлга йөгереп чыга.
Машина йөртүче пошига бәрелгәч, идарәне югалта. Фаҗигадә 1951, 1964, 1978 елда туган өч ир-ат, 1949 елда туган хатын-кыз урында ук һәлак була. 1953 елда туган хатынның умыртка сөяге сынган, аны дәваханәгә озатканнар. Бу кешеләр барысы да - Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләр.