Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 сентябрь 2020, 23:20

"Әбиләр чуагы" кыска булачак

Быел сентябрь уртасындагы чагыштырмача коры һәм кояшлы һава торышы – халык телендә аны “әбиләр чуагы” дип йөртәләр – кыска булачак.

Gismeteo.ru порталы мәгълүматлары буенча, Уфада 18еннән алып 22 сентябрьгә кадәр коры һәм җылы һава торышы өстенлек итәчәк. Бу көннәрдә һава температурасы +18 ... +20 градускача җылыначак. Ә төнлә термометр баганалары +8 градустан түбән төшмәячәк. Тәүлеккә туры килгән явым-төшем күләме 0,8 миллиметрдан артмаячак. Җил уртача тизлектә, секундына 12-14метрдан артмаячак дип фаразлый синоптиклар.
24 сентябрьдә һава торышының кискен бозылуы көтелә. Башкортстанның үзәк районнарында яңгырлар явачак, җил көчәячәк. Көндез һава температурасы +8 ... +6 градустан да артмаячак. Җылы һава массалары октябрьдә дә килергә мөмкин, әлбәттә, әмма безнең климатик полосада андый хәлләр бик сирәк.
Ә шулай да, билгеле җырда җырланганча “У природы нет плохой погоды, каждая погода – благодать...” Шуңа елның һәр фасылының үзенә генә хас сюрпризларын тыныч күңел белән кабул итик.
Читайте нас: