«Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш иде. Әмма ул бу хакта үзе белми калды», — дип сөйләде Винарис Ильегет. Таныклык тапшыру указын Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 10 февралендә имзалаган, әмма ул тантаналы рәвештә җырчыга тапшырылмаган булган. Бу хәбәрне Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы, иҗатташ дусты Илһам Шәриф раслады.