Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 сентябрь 2020, 18:50

Самолетта очу бәяләре арзанайган

Аналитиклар Русиядә октябрьдә иң арзанлы авиаюнәлешләр исемлеген бастырып чыгарды.

Белгечләр билгеләвенчә, иң бюджетлы очыш вариантлары Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Сочи, Краснодардан һәм Екатеринбургтан бирелгән.
Шул ук вакытта Мәскәүдән Калуга һәм Воронежга очу иң очсыз хакка төшәчәк. Ике шушы шәһәргә дә очу бәясе 1000 сум тора.
Санкт-Петербургтан Мәскәүгә 1,2 мең сумга очарга була. Ярославльгә очу бәясе 1,5 мең сум тәшкил итә. Октябрьдә 2 мең сумга Элиста, Махачкала, Чебоксар, Уфа, Ставрополь, Нальчик, Киров, Калининград, Казан һәм Курганга очып булачак.
Сочидан Мәскәүгә иң арзанлы билет бәясе – 1,6 мең сум. 1,8 мең сумга Дондагы Ростов шәһәрен, ә 1,9 мең сумга Ставрополь белән Краснодарга очарга мөмкин.
Краснодардан Әстерхан һәм Минеральные Воды шәһәрләренә очып бару иң отышлы икән – билет бәясе нибары 900 сум тәшкил итә. Екатеринбургтан очсыз гына хакка Саратов, Түбәнге Новгород һәм Волгоградка очарга мөмкин – авиабилет хакы –1,3 мең сум.
Чыннан да моңа кадәр авиаочыш бәяләренең шулкадәр арзан булуы истә юк. Коронавирус үз эшен эшләде. Кем әйтмешли, бер кыенның бер рәхәте...
Читайте нас: