24 сентябрьдә 2: 37 сәгатьтә кыз дәваханәдәге палатага охшаган бинадан бер секундлы видео бастырды. Анда "Я Раббым, ничек куркыныч!" дип язылган. Шул вакыттан бирле артистка берни дә куймаган.
Ул арада Асаеваның ире Вилли битендә дә хәвефле пост пәйда булды. Ул үз машинасының руле артында «ашыгыч ярдәм» машинасы артыннан барганын видеога төшергән. Бу язмада Гөлназның аккаунты билгеләп үтелгән. Алга таба егет моны берничек тә аңлатмаган.
Исән булсыннар инде.