Тәтешле хәбәрләре
-1 °С
Кар
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 октябрь 2020, 18:15
Кеше яшәгән иң салкын урын кайда?
Оймякон - кеше даими яшәгән иң салкын урын. Саха-Якутиянең иң көнчыгышындагы бу авыл Индигирка елгасы ярында урнашкан.
Монда 500 дән артыграк кеше яши. Аларның күпчелеге - болан үрчетүчеләр, мал караучылар, балыкчылар. Яшәү шартлары биредә шәһәрдәгендән бер дә ким түгел. Авылда кибет, икмәк пешерү цехы, балалар бакчасы, мәктәп, музыка мәктәбе, банк бүлекчәсе бар. Иң суык ай - гыйнварда һава температурасы -46 градуска җитә. Мәгълүматлар буенча, 2016 елда монда термометр баганасы хәттә -86 градуска кадәр төшкән. Җәен монда - ак төннәр, ә кышын иң кыска көн 4-5 сәгать тәшкил итә.
Шунсы кызык, якут теленнән Оймякон туңмый торган су дип тәрҗемә ителә. Авыл янында гына кайнар чишмәләр ургыла икән.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/common_material/Keshe-yash-g-n-i-salkin-urin-kayda-484944/
Читайте нас:
Новости партнеров
Был стипендия кемдәргә түләнә?
На уровне молекул
Яңа елда пособиеләр күпмегә артачак?