Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 октябрь 2020, 16:11

Коляскасы — бер машина хакы!

Яна Рудковская, сабыен беренче тапкыр урамга алып чыгып, халыкны шаккатырды.

45 яшьлек Яна Рудковская инде дүрт тапкыр әни булды. Кече баласы өчен продюсер акча кызганмаган, аңа 500 мең сумлык коляска сайлаган.

Фигуралы шуу буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Евгений Плющенко һәм продюсер Яна Рудковская гаиләсендә уллары Арсений 25 сентябрьдә дөньяга килде. Әмма кайбер проблемалар аркасында Яна аны үзе түгел, ә суррогат ана тудырган. Яна белән Евгений тагын бер бала турында күптән хыялланган булган.

Күптән түгел продюсер сабыйны беренче тапкыр урамга алып чыккан фотосы белән бүлеште. Кечкенә Арсенийның 500 мең сумлык (6400 доллар) балалар коляскасында ятуын күргәч, күпләр гаҗәпләнгән.

Байлар байларча кыланыр инде...

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Kolyaskasi--ber-mashina-haki-486166/

Фото: vmo24.ru
Читайте нас: