Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 октябрь 2020, 15:25

Нефтекамада - гадәти булмаган заправка

Нефтекама үзәгендә электромобильләр өчен "заправка" ачылган. Бу хакта мэриядан хҡбҡр иткәннәр.

Мондый бушлай зарядка ясарга мөмкинлек бирүче станцияне шәһәргә Швейцариянең "АВВ" корпорациясе тапшырган.
Станция төрле куәтләрдә эшли һәм 3-4 сәгать эчендә машинаның энергия запасын тулысынча тулыландыра. Хәзер 123,2 мең кеше яшәүче Нефтекамада, миллионлы Уфадагы кебек үк, ике «электрозаправка» бар.
Зарядка белән уңайсызлыклар - электрокарларның аз популярлыгы сәбәпләренең берсе. Икенче сәбәбе - аларның шактый югары бәясе.
Агымдагы елга яңа электрокарларның минималь бәясе - 2,5 миллион сумга якын.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: