Алма һәм грушаларның иң соңгы сортлары җыеп алына. Озак саклансыннар өчен аларны сак кына өзеп, саклауга куегыз. Салкыннар башланганчы, агач-куакларның корыган, сынган һәм чирләрдән-корткычлардан зыян күргән ботакларын кисегез. Ә менә сирәкләү өчен күләмле кисүләрне язга калдырыгыз. Картайган һәм мул уңыш белән куандырмаган агач-куаклардан арыныгыз. Аларны җәлләп, моннан ары да бакчада асраудан фәтүә юк, вакытында хушлашырга кирәк. Коелган яфраклар черемә ясау, туфракка катнаштыру өчен , мүлчәләү өчен кирәгәчәк. Ләкин зарарланган яфракларны яндырыгыз, алардан бакчага чирләр һәм корткычлар гына таралачак. Туфракны казыгыз. Кемдер көзен җирне казырга кирәкми ди, кемнәрдер моңа каршы төшә. Ә менә тәҗрибәле бакчачылар болай ди: әгәр дә бакчадагы туфрак каты һәм артык тыгыз икән, казу кирәк, йомшак туфракны һәркем үзе хәл итә. Аннан, казылган туфракка ашламалар кертү һәм корткычлар белән көрәшү уңайлырак.