Галина Усова 1938 елда Архангелскида туа. Мәктәптә укыганда биолог һәм селекционер Иван Мичуринны ярата, шуңа да югары белем алыр өчен аның исемен йөрткән шәһәргә юллана. Университетны тәмамлагач ул гомере буе шунда эшли. Фәнни хезмәтләр яза, Тамбов өлкәсенең “Кызыл китабын” төзи.