Башкортстан Прокуратурасы Куватов исемендеге Республика клиник дәваханәсенең элекке баш табибы урынбасарына карата гаепләү карарын раслады. Белгечне ваемсызлыкта гаеплиләр: дәваханәдә корсагында үле баласы булган хатынга анда операция ясаудан баш тартканнар һәм өенә Нефтекамага озатканнар, шул ук көнне ул үлгән.
Бу хәл 2019 елның 19 маенда булган. Бу хакта зыян күрүченең адвокаты Александр Войцех хәбәр итә.
– Сепсис берничә эчке органны зарарлаган. Тиз арада операция ясау урынына хатынны ире белән клиника бусагасыннан кире боралар һәм Нефтекамага (Уфадан 200 чакрым) үләргә кайтарып җибәрәләр. Клиниканың статистикасын бозмаска тырышканнар. Хатын үзенең туган көнендә үлгән, - ди юрист.
Ул белдерүенчә, эш тиз генә тәмамланмаска охшаган.