Планга салынган башка чаралардан тыш, һәр унынчы хәрбине кыскарту тәкъдим ителә. Алдан үткәрелгән исәпләүләргә ярашлы, план кабул ителгән очракта армиядә хәрби бурычларны үтәү белән бәйле булмаган 100 мең (!) вазифа кыскартылачак.
Финанслар министрлыгы шулай ук хәрби форманы кию вакытын озайту яисә аны акчалата компенсация белән алмаштыруны, контракт буенча хезмәт итүчеләрне хәрби дежурлык вакытында гына һәм кыр походларына чыккан очракта гына тукландыруны тәкъдим итә.
Министрлык хәрбиләрдә экономияләүнең тагын бер мөмкинлеген пенсиягә кушып исәпләнелгән выслуга вакытын озайтуда күрә. Бүгенге көндә ул, хәрби вузда укуны исәпкә алып, 20 ел тәшкил итә. Финанслар министрлыгы бу вакытны, уку елларын исәпкә алмыйча, 25 елга кадәр җиткерергә тәкъдим итә. Бер үк вакытта документта хәрби пенсияне инфляция дәрәҗәсеннән ел саен 2 процентка арттыру нормасын законнан алып ташлау турында да әйтелә.
Ник бу эшләр башкарылачак соң дигән сорауга белгечләр быел Русия икътисадының 7 ел эчендә беренче тапкыр оборонага караганда мөһимрәк мәсьәлә булып калуы турында белдерә. 2021 елга федераль бюджет проекты "милли оборона" бүлеге буенча 3,11 триллион сум (гомум чыгымнарның 14,5 %) караса, "милли икътисад" бүлеге буенча 3,37трлн. сум (15,7%) акча бүлүне күзаллый. 2021 елга кризиска кадәрге планга ярашлы, Оборона министрлыгы линиясе буенча чыгымнарны 120 миллиард сумга киметү тәкъдим ителгән булса, хәзер аның яңа вариантында киметү 200 млрд сум тәшкил итәчәк.