Бүген иртәнге якта Уфада, Агыйдел аша күпердә, «ГАЗель» катнашлыгында юл һәлакәте теркәлгән.
ЮХХДИ матбугат хезмәте белдерүенчә, 23 яшьлек машина йөртүче ир-егет Дим бистәсе ягына чыгып барганда алдан барган транспорт белән бәрелештән китеп, бордюрга барып менгән.
Билгеле инде, “ГАзель” ауган.
Кузовтагы гранат һәм виноград тутырылган тартмалар төрле якка чәчелгән.
Ярый кешеләр зыян күрмәгән. Машина йөртүчегә генә бик зур мәшәкатьләр үтәсе калгандыр.
Бу маршруттагы машиналар агымын исәпкә алганда, Салават Юлаев урамы буйлап шәһәрдән чыгу юлында бик озын тыгын хасил булуы аңлашылып тора.
“Прәннек тулы машина ауса”, дип шаяртып әйтелә торган сүз йөрсә дә, мондый хәлләрнең булмавы яхшырак.