Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 октябрь 2020, 18:40

Кытай киемнәрдән тончыга

Кытайны яңа экологик проблема хафага салган - ил ел саен чүплеккә ташланган 26 миллион тонна кием-салымны эшкәртергә тиеш.

Кытай елына 5 миллиардтан артык футболка җитештерә аның миллионнарча тоннасы һәр көнне чүплеккә ташлана. Аларның күпчелек өлеше киңкүләмле җитештерелгән арзанлы һәм озакка чыдамый торган кием. Мода индустриясе өлешенә дөньякүләм углекислота газын чыгарып ташлауның 10 проценты туры килә. Бу исә бөтен авиа- һәм диңгез ташуларыннан артып китә.
Экспертлар исәпләп чыгаруынча, бер килограмм киемне кабаттан файдалану 6 мең литр суны һәм 0,3 килограмм химик ашламаны экономияләү мөмкинлеген бирәчәк. Әмма Кытай киемне яңадан эшкәртү файдасыз булуын, киелгән киемнең исә хәтта ярлы районнарда популяр түгеллеген белдерә.
Кием-салымның күп өлеше, экологик проблеманы тагын да тирәнәйтеп, чүп-чар савытларына ташлана. Кытайның 654 гигант чүплекләренең күбесе графиктан алда тула. Илнең иң зур чүплеге 100 футбол мәйданы күләменә ия һәм аны планлаштырылганга караганда 25 ел алдан тутырып та куйганнар. 2018 елда Кытай үзенең суларына 200 млн. кубометр калдык-постык чыгарып ташлаган.

Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Kitay-kiemn-rd-n-tonchiga-510696/
Фото: twitter.com
Читайте нас: