Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 октябрь 2020, 18:25

ЭЛЬБРУСТА БЕР ХАТЫН ЮГАЛГАН

Эльбруста бүген өченче көн Санкт-Петербургтан килгән туристны эзлиләр.

Екатерина Климовская "Маҗаралар клубы" инструкторлары белән походка киткән булган. 20 октябрьдә таудан төшкәндә көчле буран башланган. Көндез 4 100 метр биеклектә Екатерина юкка чыккан.
- Алар өчәү барган: Катя, инструктор һәм тагын бер турист, - дип сөйләгән "КП-Петербург" корреспондентына Екатеринаның дусты Владимир. - Икенче турист аякларын туңдырган, шуңа күрә аны инструкторы күтәреп барган, ә Катя аларның артларыннан ияргән. Бер мизгелдә инструктор артына әйләнеп караса, Катя юк икән.
Экстремаллар бу районда ярылган урыннар күп, дип язалар. Аларның берсенә Екатерина төшеп киткәндер, дип фаразлыйлар. Кызны МЧС отрядлары, походны оештыручылар, инструкторлар эзлиләр. Екатеринаның тау походларына беренче тапкыр гына чыгуы булмаган, Эльбруска да күп тапкырлар менгән.
Екатеринаның энергетик компанияләрнең берсендә әйдәп баручы инженер булып эшләве мәгълүм. Өйдә аны пенсионер әнисе һәм 6 айлык кызы көтә. Шул кадәр маҗаралар яраткандыр инде, күрәсең, бәләкәй баласын ташлап китәргә җәлләмәгән.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Elbrusta-ber-hatin-yugalgan-513300/

Читайте нас: