Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 октябрь 2020, 17:55

Әниләре белән дүрт бала янып үлгән

Фаҗигадә әтиләре генә исән калган.

Якутиянең Нам районындагы Крест-Кытыл авылында янгыннан соң йортның стеналары һәм түбәсе генә калган. Биредә Макаровлар гаиләсе яшәгән, аларның дүрт баласы булган. 24 октябрьгә каршы төндә барысы да һәлак булган, бары тик әтиләре генә исән кала.



Янгын турында 04.43 сәгатьтә хәбәр итәләр. Коткаручылар килгәндә бөтен өйне ут чолгап алган була инде. Янгын мәйданы 160 квадрат метр чамасы тәшкил итә.



Янгынны сүндергәндә өйдән биш мәет алып чыгалар. 31 яшьлек Александра, аның дүрт кызы һәлак була. Нарьянага -10 яшь, Намынага — 6, Айгыланага — 5, Кашкилянага исә әле бер яшь тә тулмаган, ул 2020 елда туган.



«Якынча фараз буенча, янгын канализациядә җылыткыч кабельдә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан», — дип хәбәр ителә Якутия буенча Гадәттән Тыш хәлләр министрлыгы сайтында.



24-26 октябрьдә Нам районында матәм көне игълан ителгән. Бу көнне күңел ачу чаралары булмый, дәүләт флагларын төшерелә, дип хәбәр итә "Интертат".



Республиканың Гадәттән тыш хәлләр комитетының экстрен утырышында әлеге гаиләгә психологик һәм матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителгән.
Читайте нас: