Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 октябрь 2020, 17:20

14 градуска кадәр салкынайтачак

Шулай ук бу атнада кар явачак.

Бу атнада республикада ныклап салкынайта башлаячак. Һава температурасы -14 градуска кадәр төшәчәк.
Иртәгә, 27 октябрьдә, җепшек кар явачак, ул чыбыкларга һәм агачларга ябышачак. Синоптиклар, шулай ук, юлларда бозлавык булачагы турында кисәтә. Җил уртача, әмма вакыты белән көчле. Төнлә һава температурасы -2...-7 градус тәшкил итәчәк, аязытканда -12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез - 4 градус.
Чәршәмбе, 28 октябрьдә, явым-төшем аз булачак. Төнлә термометр баганалары -4...-9 градус күрсәтәчәк, аязытканда -14 градуска кадәр суытачак. Көндез җылырак булачак.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/14-graduska-kad-r-salkinaytachak-515199/
Фото:ufatime.ru
Читайте нас: