Тугызынчы дистәне ваклап килгән Бәкировларның әлеге көндә дә һушы-акылына, зиһененә һәм, иң мөһиме, ачык күңелле һәм иман нуры сибелгән йөзләренә карап, сокланып та, хәтта кызыгып та куясың. Хозур табигатьле Юрмиязбаш авылында, әллә кайдан ук үзенә чакырып торган матур, якты, иркен йортта 56 елдан артык сөю-сәгадәттә, татулыкта бәхетле картлык кичерә алар. Иман нуры балкыган йортта, барлык шартлар да тудырылган, һәр җирдә чисталык-пөхтәлек, биредә күңелгә тыныч, җанга рәхәт. Кулыннан изге «Коръән» китабын төшерми, гыйлем алып, догалар укып яшәгән Дәрсинә апа: «Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә сүзендә тора белгән, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли белә торган «алтын куллы» тормыш иптәшем. Аллаһка шөкер, балаларым-оныкларым бар. Уңдым, тормыш иптәшемнән уңдым, бианамнан уңдым. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен шундый тәртипле гаиләгә килен булып төшкәнем өчен. Бианам белән дус-тату булып, 42 ел бергә гомер иттек, тәрбияләп соңгы юлга озаттык», – ди.
– Бик басынкы, уңган, чисталык-пөхтәлек ярата, аш-суга бик оста, олы кешене ихтирам итеп, хөрмәт белән карарга кирәкне сүз белән түгел, үз үрнәгендә күрсәтеп, итагатьле, иманлы балалар тәрбияләдек, – дип сүзгә кушылды Рәвил абый Дәрсинә апага булган сөю-назы, хөрмәте белән.
Әйе, яшьлектәге мәхәббәт утлары әлегәчә сүнмәгән бу парда. Алар икесе дә сугыш чоры балалары. Рәвил Әбүбәкер улы Күрдем җидееллык мәктәбен тәмамлап, бераз колхозда эшләгәч, армия сафларына алына. Ватан алдындагы бурычын өч ел үтәп, туган якларына кайта, колхозга эшкә урнаша.
Гәрәбаш авылына туганнарына кунакка барган җирендә күрә ул Дәрсинәсен.Күрә дә, гомерлеккә гашыйк була. Алты көн очрашып йөрдек тә, җиденче көнне кулын сорарга да бардым, дип уртаклаша Рәвил ага гаилә коруларының татлы истәлекләре белән.
Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Рәвилгә колхоз җитәкчесе Нәдим Гамилов ышанып ДТ-54 тракторын тапшыра. Һәм ялгышмый да – булдыклы Рәвил ага тракторчы хезмәтенә тугры калып, 35 ел дәверендә чын җир кешесе булып танылып, мактаулы хезмәт юлын үтә. Ә аннан соң 15 ел дәвамында колхоз мастерскоенда ат чанасы, арбалары эшләгән балта остасы Рәвил абыйның даны тирә-якка тарала. Әле булса да, аның арба-чаналарын таккан атлар Сабантуй мәйданнарын бизәп йөри. Әйе, ир-атка җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән әйтем нәкъ Рәвил абый кебек ир узаманнарына туры киләдер.
Беркемгә дә авыл тормышы җиңел бирелмәгән. Халык ни белән шөгыльләнә алса, алар да шуларның барысын да эшли. Кияүгә чыкканчы Дәрсинә Кирам кызы Казахстанда тимер юлда эшләсә, соңыннан колхозда ал-ял белми хезмәт сала. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, бал кортлары үрчетәләр. Шуның өстәвенә, Рәвил абый 22 ел дәвамында Тәтешле район суды утырышчысы, колхозда иптәшләр суды рәисе, партком, партия, идарә комитеты, ревкомиссия әгъзасы, берничә тапкыр авыл Советы депутаты, күп тапкырлар сайлауларда комиссия әгъзасы була. Нинди генә җаваплы вазыйфалар йөкләтелсә дә, намус белән башкара ул. Авылның җәмәгать тормышының үзәгендә дә кайный бу үрнәкле гаилә. Рәвил абый оста гармунчы булса, Дәрсинә апа җыр-моңга маһир. Фидакарь хезмәтләре өчен икесе дә «Хезмәт ветераны» исемнәренә лаек. Рәвил абый күпсанлы Почет грамоталарына, мактау хатларына, юбилей медальләренә, «Коммунистик хезмәт ударнигы» исемнәренә ия була.
Хәзерге көндә каралты-курасын төзек итеп тоткан Рәвил абый, йорт-җирен җыештырып, бакчаларын чәчәкләргә күмгән Дәрсинә апа тормыштан зарланмыйча, булганына шөкер итеп яшиләр. Алар бүген дә хәрәкәттә. Маллары булмаса да, бакча тутырып яшелчәсен, бәрәңгесен утырталар. Ир кеше үз гомерендә бер өй салырга тиеш, диләр. Рәвил абый боларны әллә ничә тапкыр арттырып үтәгән. Юрмиябаш авылы өйләрендә ул суккан ишек, тәрәзә яңаклары, тәрәзә рамнары әле булса балта остасының йөрәк җылысын саклый сыман. Кайчандыр зур гына булган Юрмиязбашта хәзер нибары 37 кеше генә яшәвенә бик борчыла Бәкировлар. «Балаларыбыз ерак җирләргә китмәде, барысы да үз парларын табып, туган районыбызда гомер кичерә. Килен-кияүләребез бик итагатьле булдылар», – дип сөенә бәхетле ата-ана.
Әйе, хезмәт тәрбиясендә үскән балалары әти-әнисенең уң куллары булып, ныклы белем алып, дөрес тормыш юлын сайлап үсә. Күрше генә яшәгән уллары Фиргать, килене Эльза бар яклап ярдәм итә аларга. Һәр ял саен балалары Илһам, Илфак, Сиринә, Илүсә, кияү-киленнәре, оныклары ата-ана нигезенә җыела. Монда алар килгән саен тормышның һәр мизгеленнән акыл, сабырлык алып, алтын тәҗрибә туплап, үзләренең киләчәгенә бәхет орлыклары сибеп яшәргә өйрәнәләр.
Ялгышмаганнар Дәрсинә апа белән Рәвил абый бер-берсен сайлап. Гаиләдә алар ышанычлы терәк, сөекле ир белән хатын, биш балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, онык-оныкчыкларына кадерле дәү әти һәм дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр.
Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә бәхетле картлыкта гомер итә. Бу матур парга никаларының таҗ туена да җитәргә насыйп булсын, иде дигән теләктә калабыз.