Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 октябрь 2020, 11:05

Леонид Якубович "Поле чудес"тан китә?

Могҗизалар кыры" тапшыруын без Леонид Якубовичтан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, шикелле. Тапшыруны ул 30 ел алып бара. 75 яшенә кадәр эшләп, бу уенны төшергән вакытта күрмәгән нәрсәсе калмагандыр инде.

Леонид Аркадьевич проектның форматы инде күптән искерүе һәм тапшырудан китәсе килүе турында сөйләгән. Леонид Якубович, "Могҗизалар кыры" программасы аннан башка да популярлыкны югалтмаячак, дип саный. Аның сүзләренә караганда, ул пенсиягә чыккач, аңа алмаш таба алачаклар. Алып баручы проектның язмышы аңа түгел, ә тамашачыларның активлыгына бәйле, дип белдерде. "Әгәр бу тапшыруны халык ярата икән, киләчәктә дә ул күрсәтеләчәк," - дигән.
Читайте нас: