Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 ноябрь 2020, 15:25

Табигый матурлыкларына кайталар

Дөньяда танылу яулаган хатын-кызлар бер-бер артлы төрле филлерлар һәм бьюти-инъекцияләреннән котыла башлаган. Алар филлерларсыз фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштыра.

Мәсәлән, Британиянең "Лаф Исланд" реалити-шоу йолдызы 21 яшьлек Молли Мэй Хэйг беренче тапкыр иреннәрен 18 яшендә кабарткан. Әле шуңа ихлас күңелдән үкенгән. Кыз филлерларсыз иренен күрсәтер өчен фотосын социаль сайтка урнаштырган. Хәзер аның иреннәре икеләтә кимегән. "Гаҗәп, әмма мин моңа бик шатмын. Үземнең тойгыларымны тасвирлый алмыйм, миңа янә 15 яшь төсле", - дип хисләре белән бүлешә туташ.
Инглиз җырчысы Меган Маккена да филлерларыннан котылуын белдерә. "Югыйсә, һәр гәзит мәкаләсенең баш исеменә минем зур иреннәремне язып куялар иде. Мин кешеләрнең йөзем турында түгел, ә тавышым турында сөйләүләрен телим",- дип белдерә ул.
Ә менә 34 яшьлек модель Крисси Тайген күрәк бизләрен зурайткан булган. Ул 14 елдан соң имплантларын алдыру турында белдерә. 20 яшемдә шулай хатын-кызларча сөйкемле булып күренергә теләгән идем, ди ул. Зур күкрәкләр аңа күлмәк кигәндә дә, корсагында ятканда да комачаулаган булган. Имплантларын алдырганнан соң үзен яхшы хис итүен язып чыккан.
Актриса Николь Кидман, җырчы Виктория Бекхэм, эшкуар Кайли Дженнер һәм телетапшыру алып баручы Эми Чайлдс шулай ук филлерлер һәм бюти инъекцияләрдән баш тартулары турында белдерә.
Табигый матурлыкларына кире кайтырга карар иткән бу ханым-туташларның барысына да әфарин диясе килә. Безнең артистлар аларның үрнәгенә иярерме икән?Соң табигый матурлыкка ни җитә?!.
Читайте нас: