Тәтешле хәбәрләре
+10 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Telegram
VK
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 ноябрь 2020, 17:45
Караватыннан тора алмый башлаган
Индонезиянең Көньяк Калимантан провинциясендә караватыннан торалмаган.
125 кглы 13 яшьлек малайны хастаханәгә салырга туры килгән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасына аны өч кеше күтәреп алып барган. Хастаханәдә малайга симерү һәм Иценко-Кушинг диагнозы куйганнар. Бу чир кеше организмында гормоннарның бозылышына китерә.
Әхмәтнең әнисе сөйләвенчә, улы бер яшьлек чагында күп ашый башлаган. Ул көненә өч-дүрт тапкыр, олы кешеләр порциясендә ашаган. Аны азрак ашатырга тырышып караганнар, әмма файдасыз. Ул яшьтәшләре белән уйнап, йөгереп тә йөргән дә әле.
2018 елда 200 кглы 12 яшьлек Ария Перманның ябыгып, футболчы булырга хыяллануы турында язганнар иде. ул Җир шарындагы иң симез малай дип танылган булган.
omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: