Безнең шартларда мул уңыш алыр өчен виноградны яхшылап тәрбияләргә һәм кышкы салкыннардан дөрес итеп сакларга кирәк.
Виноградны төнлә — 15-20, көндез 10-15 градуска кадәр суыта башлагач кына кышкылыкка капларга вакыт. Ул беренче салкыннарда чыныгу алырга тиеш. Бакчачылар бу эшне төрлечә башкара. Ә без сезгә җиңел генә бер ысулын тәкъдим итәбез.
Иң башта картайган һәм зарарланган ботакларны кисеп ташлагыз. Аннары һәр төпнең ботакларын аерым җыеп бәйләгез һәм спанбонд, лутрасил белән яхшылап төрегез. Астына фанера, такта кисәге салып, җиргә яткырганнан соң, өстенә бакчагызда үскән чәчәкләрнең, топинамбурның кипкән сабаклары, яки ылыс ботаклары белән каплагыз.
Кар төшү белән аны шул ботаклар өстенә өеп, тыгызлап куегыз. Әгәр кар озак ятмый торса, виноград өстен иске кием-салым, одеял белән ябыгыз. Тик бу эшләрнең барысын да коры көнне башкарырга кирәк.