Киләсе елда 1-10 гыйнвардагы ял көннәренә 11-24 гыйнвар көннәрен дә өстәү мөмкинлеге тәкъдим ителгән.
«Русия коммунистлары» партиясе хөкүмәткә Яңа ел бәйрәмнәрен, пандемия фонындагы вәзгыятьнең катлаулануы сәбәпле, хезмәт хакларын саклап калу белән ике атнага — 24 гыйнварга кадәр озайту тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Русия коммунистлары» партиясе Үзәк комитеты исеменнән Русиягә хас кышкы һәм Раштуа каникулларын ике атнага озайту мөмкинлеген сорыйм. Ягъни киләсе елда 1-10 гыйнвардагы ял көннәренә 11-24 гыйнвар көннәрен дә өстәү мөмкинлеген карауны сорыйм. Шул ук вакытта мәҗбүри ял көннәре гражданнарга коронавирус пандемиясенең беренче дулкыны белән бәйле рәвештә эш көннәре буларак түләнгән 2020 елның язгы тәҗрибәсен куллануыгызны сорыйм», — дип язган мөрәҗәгатендә партия Үзәк комитеты рәисе Максим Сурайкин.
Коронавирус белән авыручылар саны арту фонында мондый чара халыкның сәламәтлеген сакларга, стационарларның тулуын булдырмаска, инфекциянең таралуын киметергә һәм үзебезнең вакциналарның киң таралуына мөмкинлек бирәчәк, диелгән хәбәрдә.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Bolay-da-ozin-ide-539870/