1. Акча һәм байлыгың турында артык борчылма, артык тиен акча эшләү өчен генә тырышма. Нәрсәдер бик нык телисең икән, хыял кача. Акча мөһим, әмма ул тормышта бердәнбер максат булырга тиеш түгел. Аннан тыш максатлар һәм планнар булырга тиеш.
2. Акчаң турында сөйләнмә, мактанма, бөтен кешегә үз байлыгыңны күрсәтмә. Дөньяда көнләшүчеләр һәм начарлык теләүчеләр күп. Акча тынычлыкны, сер һәм тынлыкны ярата. Чит кешеләр белән акча, хезмәт хакы, чыгымнар, бурычлар, кредитлар һәм финанслар турында сөйләшмә.
3. Гаиләгездә акчага булган мөнәсәтне үзгәрт. Әти-әниеңнең акчасы булганмы, әллә ипи-сөткә генә җиткәнме? Еш кына акчага мөнәсәбәт дөрес булмый. Әти-әниең зур акчаны намус белән эшләп булмый, байлар - ул жуликлар, кабахәтләр һәм юньсезләр, дип санаган икән, сез дә ярлы булачаксыз. Акчаны ярат. Акча үзен эшләп алырга лаеклы һәм яратканнарга килә.
4. Үзеңдә акча булуны визуализациялә, ягъни той, күзалла - бу финанс иминлегенә ирешүнең бер ысулы. Акчаң күп булгач, син ничек яшәрсең, үзеңне ничек хис итәрсең - күз алдыңа китер. Гомумән, хыял тормышының картинасын яса.
5. Акча турында уйла һәм ярат, аны яхшы дусларың буларак кабул ит, аның килүенә шатлан һәм аның белән аерылышырга ашыкма. Акча, купюралар һәм тәңкәләрне ярат. Аларга игътибарсыз калма. Урамда табылган һәм хәтта юылган купюраны да бәялә.
6. Ярлы, әмма горур булырга тырышма. Тормышта акча һәм муллык кызыксындырмаган булып кыланма. Матди иминлек мөһим. Акча көче турында уйла, күп акча аласың килү турында уйлама.
7. Акча белән дөрес аерылыш. "Күпме күбрәк китсә - шулкадәр киләчәк" дигән әйтем дөрес түгел. Акча кирәк һәм файдалы әйберләргә китәргә тиеш, ә җилдә таралырга тиеш түгел. Яхшы товар өчен яисә хезмәт күрсәткәндә акыллы бәяне түләгәндә күңелең кайтмасын, менә дигән килешүдән ләззәт ал.
8. Акчаны сакла. Акча - ул финанс энергиясе. Акча җыйган кеше акрынлап байый бара. Акча җыймаган кеше гомере буе ярлы булып кала.
9. Акча санаганны ярата. Акчаның каян килгәнен һәм кая киткәнен төгәл аңларга тиешсең. Вак суммаларга илтифатсыз карарга һәм аларны санамаска юл куйма. Акча - синең хезмәтнең эквиваленты ул. Һәр акчага үз көчеңне һәм вакытыңны куйдың.
10. Акча исен һәм купюраларның кыштырдавын тоярга өйрән. Акча юктан гына барлыкка килми. Яки максималь акча исе булган җирне табарга тырыш. Үзеңнең керемеңне дә үстер, чыгымнарны санау белән генә чикләнмә. Ягъни, акчаны тоярга һәм табарга өйрән, ә гомер буе экономияләргә тырышырга кирәк түгел.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Akcha-isen-toya-bel-sezme-543550/