Күз төпләре тәндә су күп җыелу сәбәпле шешенә. Моннан тыш, ул, мәсәлән, ярсыну, йокысызлык, ару, авыруга бирешмәүчәнлектә тайпылышлар күзәтелү, бөер һәм башка авыруларның билгесе булырга мөмкин. Бары тик табиб кына чын сәбәпне ачыклый ала. Шуңа да табибка күренүне кичектермәгез. Тулаем алганда, тәндә сыеклык җыелмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Мендәрегез артык биек тә, артык тәбәнәк тә булмасын;
ким дигәндә 8 сәгать йоклагыз;
йокларга ятарга 3 сәгать кала сыеклык, бигрәк тә исерткеч эчемлекләр эчмәгез;
шешенүләрне уылган чи бәрәңге сылау яисә шалфей, акчәчәк һәм укропны тигез өлештә алып әзерләнгән төнәтмә (тукыманы бер җылы, бер салкын төнәтмәгә манып куярга) ярдәмендә бетерергә мөмкин.