Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 ноябрь 2020, 17:30

Снюстан агуланган

Башкортстанда 11 яшьлек малай реанимациягә эләккән.

Әлшәй районара тикшерү бүлеге “Кулланучылар тормышы хәвефсезлеге һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар сату” маддәсе буенча балигъ булмаган баланың агулануы очрагы буенча тикшерү үткәрә.

Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 12 ноябрьдә үз фатирыннан Әлшәй районы үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә чәйни торган үсемлек катнашмасыннан агулану билгеләре белән 11 яшьлек малай китерелгән. Бәхеткә, бала исән калган.

"Тикшерүчеләргә баланың ата-аналарыннан, аның яшьтәшләреннән һәм башка шаһитлардан сорашырга, баланың яшәү-көнкүреш шартларын өйрәнергә, кулланылган матдә составын тикшерергә, үсмернең ни рәвешле үсемлек катнашмасын табу юлын ачыкларга туры киләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк”, — дип хәбәр ителә ведомствода.

Исегезгә төшерәбез, балаларга кальян һәм снюс сату бөтен Русия буенча тыелды.

Балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамасын өчен әти-әниләргә уяу булырга кирәк.

Фото:tomsk.ru
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/543768
Читайте нас: