Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 ноябрь 2020, 23:05

Кышка теплицаның ишекләрен ябаргамы?

Бу сорау бакчасында теплица булган һәркемне борчыйдыр, мөгаен.

Теплицаның ишекләрен кышкылыкка ачык калдырыргамы, әллә яхшылап бикләп куяргамы? Бу сорау бакчасында теплица булган һәркемне борчыйдыр, мөгаен.

Зыян салучы корткычлар үлеп бетсен, дисәгез, көзге салкыннарда теплицаның ишеген һәм форточкаларын ачык тотыгыз. Алай эшләгәндә, поликарбонатка боз туңмас, кышын кар да ятмас.

Тәҗрибәле бакчачылар кар яуганчы теплицаның ишекләрен ябып, бикләп куярга киңәш итә. Беренчедән, ачык ишекләр конструкцияне нык какшата, калын кар катламы астында аның каркасы деформацияләнә. Моннан тыш, көчле җил ишекләрен ватарга һәм поликарбонатка зыян китерергә, куптарып ташларга да мөмкин.

Кышны теплицада конденсат булмасын һәм туфрак туңсын өчен форточканы ачык калдыру да җитә.
Читайте нас: