Даниядә кош гриппы таралу аркасында 25 мең чебешне юк иткәннәр.
Чирнең кешеләргә таралу очрагы әлегә ачыкланмаган.
Моннан тыш, властьлар кимендә өч айга ЕС илләренә кош ите һәм йомыркаларны экспортлауны туктаткан.
Элегрәк Дания хакимиятләре җәнлек фермаларында чәшкеләрдә коронавирус ачыкланган дигән мәгълүмат фонында барлык шушы җәнлекләрне дә юк итәргә булган. Даниядә якынча 17 миллион баш чәшке исәпләнә.
Әлеге карар аларны асраучылар һәм башка гражданнар арасында ризасызлык уята. Соңрак властьлар юкка чыгару урынына хайваннарны саклап калырга тырышырга карар кылган.
Фото: Kabomani-Tapir/СС0