12 ноябрьдә төн уртасында Нефтекама - Яңавыл автоюлы борылышында "ВАЗ-2114" "КамАЗ"га килеп бәрелгән. Аңа 22 яшьлек егет идарә иткән, ә "КамАЗ" руле артында Нефтекамада яшәүче 45 яшьлек кеше булган. Бәрелү шундый көчле булган ки, җиңел машина йөртүче авария урынында һәлак булган.
Ул көнне Илназ үзе эшләп сатып алган "ВАЗ" машинасында барган. Челтәрдә соңрак видео пәйда булды – анда зур тизлектә каршы як полосага чыгып, йөк машинасына бәрелүе күренә. Кызганычка каршы, Илназның исән калуына өмет булмый, ә автомобиле металл өеменә әверелә.
Илназны 14 ноябрьдә җирлиләр. Аны соңгы юлга озатырга туганнары һәм якыннары килгән, ул гаиләдә бердәнбер бала булган, әти-әнисенә булышкан, ВДВда хезмәт иткән. Аны игелекле, ярдәмчел һәм тәртипле кеше буларак истә калдырачаклар.
- Хуш, сөеклебез, - дип яза үлгән егетнең туганнары социаль челтәрләрдә.
Фото: кп.ру