Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 декабрь 2021, 14:25

Таиландта 11 айлык сабый номерга килеп керү белән имгәнгән

Казанда яшәүче гаилә чемоданнарын да бушатып өлгерми.

Таиландта 11 айлык сабый номерга килеп керү белән имгәнгән
Таиландта 11 айлык сабый номерга килеп керү белән имгәнгән

Таиландның Бангкок шәһәрендә имгәнгән унбер айлык Казан баласын комадан чыгарырга җыеналар. Сабыйның башы бик җитди имгәнгән. Бу турыда кызның анасы социаль челтәрләрдә яза.

«Татарстан 24» каналы хәбәр иткәнчә, ир белән хатын Таиландка эш белән килә. Өйгә кайтырга вакыт җиткәч, алар Бангкок кунакханәсендә номер ала. Бирегә килгәч, ир белән хатын чемоданнарын да бушатырга өлгерми, фаҗига килеп чыга. Аларның әле яңа гына йөри башлаган 11 айлык баласы балконга чыга. Биредә бала өстенә мәрмәр өстәл ишелә. Баланың баш сөяге сына, аны шәхси клиникага салалар.

Хәзер ул комада. Хастаханәдә яткан өчен 1 миллион сум акча түләргә кирәк. Битараф булмаган кешеләр аларга 3 миллионга якын акча җыйган инде.

Бүген баланы комадан чыгарырга җыеналар. «Бүген авыр көн. Нейрохирург Алинәне комадан чыгарырга карар кылды. Бу ИВЛ аппаратын сүндерү, йокы даруы бирүдән туктау дигән сүз. Барысын да тәртип буенча эшләргә тырышалар, ләкин әлегә үзгәреш юк. Ул тыныч кына уянырга тиеш», — дип яза әни кеше.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: