Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар 2022, 09:40

Сибайда сары кар тагын явармы?

Сибайда сары кар явуга сәбәпче булган предприятиегә өстәмә фильтрлар куялар.

Сибайда сары кар тагын явармы?
Сибайда сары кар тагын явармы?

«Уралпромтехсервис» предприятиесе хезмәткәрләре өстәмә чистарту фильтрларын урнаштыра. Бу - элек кулланыла торган суыту системасы һәм өстәмә су фильтрлары. Ул экологик яктан чиста - фильтрлаудан соң су акмый, ә фильтр җайланмасында циркуляцияләнә. Якын арада эшләтеп җибәрү, көйләү эшләре һәм төрле режимнарда яңа җиһазларны сынаулар узачак.

Моңа кадәр Сибай халкы шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Афзаловка «Уралпромтехсервис» предприятиесе янында сары кар яуды, дип зарланып мөрәҗәгать иткән иде. Рөстәм Афзалов предприятие җитәкчелеге белән очрашты һәм лигносульфонатларны киптерү линиясен туктатуны таләп итте. Завод менеджменты фильтрлау җайланмаларын модернизацияләргә һәм өстәмә фильтрлау җиһазлары урнаштырырга булды.

"Уралпромтехсервис" җәмгыяте целлюлоза нигезендә чимал киптерү белән шөгыльләнә.
Заводта элекке Сибай сөт-консерва комбинаты җиһазлары урнаштырылган, элек ул коры сөт катнашмалары ясау өчен файдаланыла иде. Гамәлдәге производствода шундый ук технология кулланыла. Модернизация вакытында бөтен предприятиенең эше туктатылмады. Ике «Ангидро» киптерү җайланмасы эшләми, калган җиһазлар гадәти режимда кулланыла.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: