Тәтешле хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 апрель 2022, 11:50

Радий Хәбиров хатынына кем дип дәшә?

Радий Хәбиров үзенең гаилә традицияләре турында сөйләде һәм хатынына смскаларда ничек мөрәҗәгать итүе турында әйтте. Башкортстан Башлыгы бүген БашДУның Хокук институты студентлары белән очрашуда гаилә традицияләре турында сөйләде. 

Радий Хәбиров хатынына кем дип дәшә?
Радий Хәбиров хатынына кем дип дәшә?

Аның сүзләренә караганда, алар гаиләне нык берләштерә.   «Әйтик, икенче тормыш иптәшем белән танышкан көнне мин һәрвакыт Каринэга чәчәк бәйләме бүләк итәм - бу үзенчәлекле гадәткә әверелде. Аңа бөтен смсларымны «сөеклем» сүзеннән башлыйм.   Элек безнең кич саен Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» китабын уку традициясе бар иде, ә бу - минем иң яраткан китабым, һәм мин аннан сәгатьләр буе цитаталар китерә алам. Хәзер мәшгульлек аркасында бу һәрвакытта да килеп чыкмый. Без барысын да бергә эшләргә, бергә ял итәргә тырышабыз, мәхәббәтебезне саклыйбыз, мөнәсәбәтләрне ныгытуда традицияләр зур роль уйный», - диде Радий Хәбиров.   Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, аның беренче хатыны һәм ике олы кызы белән яхшы мөнәсәбәтләр сакланган, һәм ул инде картәти булуын да искәртте.

 
Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: