...8-9 сыйныфларда укыган чагым. Без – бала-чагага укудан кайтуга нишлисе инде? Әлбәттә, өйдәге бетмәс-төкәнмәс эшкә тотынасы. Чөнки өйдә бар нәрсәне тәртипләп торган әби-бабай юк, әти-әни көне буе диярлек мәктәптә. Гаиләбез белән иртүк чыгып китәбез дә көндезге икеләр тулгач кына кайтабыз. Укудан соң калып, мәктәптә берәр чарага әзерләнәсе, әти-әниләрнең бетмәс-төкәнмәс педсовет яки башка төрле җыелышлар булса, соңгарак та калына. Ул көнне дәресләрдән гадәттәгечә кайттым, сумкамны тотып атып, чәй куеп эчтем. Мәктәптән кайтканда гел тамак ача иде минем, кемнеке ничек булгандыр. Әти белән әни мәктәптән кайтканчы, көндезге малны карарга, чөгендер кырырга, тагын ниләрдер эшләргә кирәк. Мин савыт-сабаны юып куярга булдым. Чөнки иртәнгесе дә, ашыгып чыгып китеп, өстәлдә калган иде. Ул чакларда әле йортларга суүткәргеч кермәгән, су бүгенге кебек краннан агып та тормый. Рәсемдәге кебек шушындый табакка чәйнектән җылы су агыздым да (ул чакта “Фейри” ише әйберләр юк иде бит инде, майлы савыт-сабаны ничек юганны гына хәтерләмим) кухнядан чыгып киттем. Мөгаен, почта килмәдеме икән дип, урамга чыккан булганмындыр. Чөнки газета-журналларны тиз генә карап чыкмасам, көндезге мал каравым карау булмый иде. Өйгә керсәм, табакта су юк. Хәтерлим бит инде салганымны. Инде чәйнектә җылы су да калмады. Карасам, мин керешкә бу су да юкка чыккан. Шул вакытта курыкканнарым! “Котым ботыма төште” дә күршедәге Юлия апаларга йөгереп кердем. “Юлия апа, безнең өйдә кемдер бар. Савыттагы суны түгә, мин куркам, бергәләп безгә керик әле”, – дим. Юлия апага ул чакта 44 яшьләр чамасы булгандыр. Ул кулына таяк та тотты. Әкрен генә өйалдына үттек, аннан өй эченә, кухняга. Күз алдына китерәсезме? Кердек, табакта тагын су юк. “Күрдеңме, Юлия апа, тагын су юк”, – дим. Юлия апа карап-карап торды да миңа төртеп күрсәтте. Карасам, идәндә су эзе. Баксаң, “эмалированный” ак табагыбыз тишелгән икән бит. Салган суым тишек аша идәнгә агып торган, ә андагы ярыктан – өй астына... Янилгә, әниләргә кайткач, Юлия ападан бу турыда хәтерлиме-юкмы икәнен бер дә сораганым булмады. Әмма әниләр Азнакайга кунакка киткәч, сыер савып кереп аны көтүгә кумыйча йоклап калганымны бик яхшы хәтерли ул. Минем генә исемдә калмаган.