Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 Май 2022, 12:10

Май аенда әлеге шифалы үләннәрне җыеп калыгыз

Май аенда әле генә башлары калыккан яшь үләннәрнең, агач бөреләренең үзкыйммәте, файдасы тагын да югары.  

Май аенда әлеге шифалы үләннәрне җыеп калыгыз
Май аенда әлеге шифалы үләннәрне җыеп калыгыз

Каз үләне
Аны халыкта йорт үләне, бәбкә үләне дип тә йөртәләр. Искиткеч табигый антисептик. Ул үз эченә бик күп биоактив компонентларны җыйган. Моннан тыш, бәбкә үләнендә С һәм К витаминнары, кремний кислотасы, күп санда тимер, магний, цинк бар. Файдалы матдәләренең күп булуы аркасында, аны халык һәм традицион медицинада кулланалар. Каз үләненнән ясалган төнәтмә урология авыруларын, мәсәлән, сидек юлларында таш утыруны булдырмый, организмнан токсиннарны чыгара. Ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, эч китүне туктата. Кремний кислотасы бөерләрнең эшчәнлеген яхшырта, ул шулай ук тоздан арынырга ярдәм итә. Каз үләне югары токсинлы үсемлек булмаса да, аны йөклелек вакытында кулланырга киңәш итмиләр – бала төшү куркынычы бар.
Тузганак
Тамырында булган биоактив матдәләр ярдәмендә тузганак ялкынсынуга каршы, антиоксидант һәм башка үзлекләргә ия. Киптерелгән тамыр төнәтмәсе ашкайнату бизләре эшчәнлеген көчәйтү һәм үт кудыру чарасы буларак кулланыла, аппетитны уята, авыртуларны баса, эчне йомшарта. Шулай ук аны азык-төлек продукты буларак та файдаланалар: табада кыздырып, ваклыйлар һәм кофе урынына эчәләр.
Кычыткан
Кычытканның шифасы бихисап. Аеруча май аендагысының. Анда А витаминнары, В, С һәм К төркеме витаминнары, шулай ук минераллар: бакыр, тимер, калий, цинк, кальций, марганец, селен, фосфор, фтор, йод бар. Кычыткан матдәләр алмашу процессын тизәйтә, организмнан токсиннарны чыгара, инфекцияләргә каршы көрәшә, кан тамырларын ныгыта, гемоглобинны арттыра, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, хроник талчыгудан арынырга ярдәм итә, ашкайнату системасына яхшы йогынты ясый.
Кешеләр элекке заманда ук кычытканның файдасы турында белгәннәр. Борынгы грек табибы Педаний Диоскорид ашказаны һәм эчәклек эшчәнлеге бозылса, аллергия вакытында кычыткан согын кулланырга, үлекле яраларга яфрагын капларга киңәш иткән. Урта гасыр табиблары кургаш белән агуланган һәм бөерләрендә таш булган кешеләрне кычыткан ярдәмендә дәвалаганнар. Варикоз авыруы, полип, киста, гинекологик шешләре булган, авырлы хатын-кызларга кычытканны кулланырга ярамый.
Каен
Каенда кеше организмы өчен файдалы матдәләр күп: яфраклары C витаминына, ә бөреләре эфир майларына бай. Бөре төнәтмәсе – ашказаны һәм уникеилле эчәк, тире авырулары, ревматизм, радикулит, геморрой, хатын-кыз авыруларын дәвалауда популяр чара. Каен яфрагы һәм бөресеннән ясалган төнәтмәдән примочка ясап, тәндәге тирән яраларны да дәвалап була. Каен яфрагы төнәтмәсе чәч коелуын бетерә.
Гади барбарис
Медицинада, нигездә, барбарисның тамырларын һәм яфракларын кулланалар. Алардан ясалган төнәтмәләр гинекология практикасында киң кулланыла. Гади барбарис үт, бәвел кудыру, эч йомшарту үзлегенә ия. Аны шулай ук ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, сулыш юллары ялкынсынуы, туберкулез вакытында кулланалар.
Ак тал, өянке
Ак тал агачының кабыгы ашказаны, гастрит, подагра, хатын-кыз авырулары, дизентерия, ангина (тамак чайкату), ревматизм, бәвел юллары ялкынсыну, биттәге нервлар ялкынсыну, тахикардия, тромбофлебит һәм варикозаны дәвалау чарасы буларак кулланыла.
Үләннәрне табиб белән киңәшләшеп куллану зарур.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: