"Быел хаҗга бару ничә сумга төшә?" - дип сорый Тукай районыннан Зөлфия. Татарстанның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ-операторы җавап бирә:
— Эконом вариант белән хаҗга бару быел 350 мең сумга төшәчәк. Бу бәягә Мәскәүдән Дубайга кадәр самолет билеты, аннары 36 сәгать Мәккәгә автобуста барган юл чыгымы, 3 йолдызлы кунакханәдә яшәү, гид хезмәте кергән. Ашау, корбан чалу исәпкә алынмаган. Стандарт вариант белән хаҗга бару 450-480 мең сум тирәсе торачак. Анысына Казаннан Җиддә шәһәренә кадәр самолет, 4 йолдызлы кунакханәдә яшәү, көненә ике тапкыр ашау, корбан чыгымы, гид хезмәте кергән. Бу очракта кунакханәләрдән мәчеткә махсус автобус йөртәчәк. Хаҗга 25 июньнән оча башлаячаклар. Сәфәр 21 көн дәвам итәчәк.