Барлык яңалыклар
Тарих
19 сентябрь 2019, 11:45

Сугыш һәм язмышлар

1939 елның 1 сентябрендә, 80 ел элек, фашист Германиясе Польшага басып кергәннән соң, кешелек тарихында иң коточкыч, рәхимсез II Бөтендөнья сугышы башланды. 1945 елның 2 сентябрендә Германиянең соңгы союзнигы – милитаристик Японияне җиңү белән тәмамланды ул. 1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы II Бөтендөнья сугышының төп фронты булды. Советлар Союзы халыклары аның бар авырлыгын үз иңнәрендә күтәреп, фашистик Германиягә һәм аның союзникларына каршы гомерләрен аямый сугышты. Бик кыйммәткә төште сугыш, бер генә гаиләне дә урап узмады. Гомерләрен кыйды, якты хыялларын, тормышларын җимерде. Бүген мин Ялгызнарат авылыннан үзара икетуган булган ике яугирнең язмышы турында сөйләп үтмәкчемен.

Шәкүров

Әхмәтзыя Шәкүр улы

Ул 1922 елда Ялгызнарат авылында икенче бала булып дөньяга килә. 1937 елда Казан химия-технология техникумына укырга кереп, аны 1941 елда тәмамлый. Диплом алырга өлгерми кала – сугыш башлана. Беренче көннән үк аны фронтка алалар. Диплом урынына кулына химик-технолог белгечлеге алуы турындагы белешмә бирелә. Аны химик гаскәрләргә билгелиләр.

1943 елда Әхмәтзыя Әнисә Фәттәхетдинова белән очраша. Алар өйләнешәләр һәм сугыш ахырына кадәр бер частьтә хез­мәт итәләр. Кызлары Зифинә ханым әйтүенчә, Әнисә Горький өл­кә­сеннән була, Мәскәүдә әтисе ягыннан апасында үсә. Немец самолетлары Мәскәүне бомбага тота башлагач, ул яшьтәшләре белән өй түбәләрендә дежур торып, янгын чыгаручы бомбаларны сүндерә. Аннары заводка алынып, «Молотов коктейльләре» – янып китүче сыекча тутырылган шешәләр әзерләүдә катнаша. Анда паек хакына 12шәр сә­гать эшли.

Немецләр Мәскәүгә якынлашкач, Әнисә ахирәте белән фронтка кача. Алсыннар өчен үзен бер яшькә олыгайтып күр­сә­тә. Башта санитарка булып яу яланыннан яугирләрне чыгара, аннары фронтка эшелоннар озата. Нәкъ шул эшелоннарда ул алгы сызыкка кү­че­релгән Әхмәтзыя Шә­кү­ров бе­лән очраша да инде. Әх­мәт­зыя һәм Әнисә бер частьта хез­мәт итә, Берлинга ка­дәр җи­теп, җи­ңүне Галле шә­һә­рен­дә каршылыйлар. Шунда ук 1946 ел­ның 9 маенда кызлары Зи­фи­нә туа. Әнисәне демо­би­ли­за­ция­ли­ләр, ә капитан Әх­мәт­зыяга гаи­лә­сен туган ягына кайтару өчен отпуск бирелә.

Ялгызнаратка килгәч, алар Акбулат авыл Советында кызла­ры­ның туган көнен терки. Ул вакытта Ялгызнарат авылы әлеге авыл Советы составында була. Әхмәтзыя хатыны белән кызын авылдагы әнисендә (әтисе Шәкүр Минәҗетдинов 1943 елда хезмәт армиясендә үлә) калдырып, арытабангы билгеләнеш өчен Мәскәүгә юллана. Аны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Бер елдан соң ул демобилизацияләнә һәм туган ягына кайта. Аны Яңавыл сөт заводына директор итеп тәгаенлиләр. 1948 елда икенче кызлары Светлана туа. Шул ук елны Әхмәтзыя гаиләсе белән Пермь өлкәсенең Гремячинск шәһәренә китеп, шахтага эшкә урнаша. 1950 елда уллары Фәрит дөньяга килә. Шул ук елны Әхмәтзыяны Мәскәүгә чакыртып алалар һәм Шпицберген архипелагына командировкага җибәрәләр, ул анда өч ел эшли. 1954 елда дүртенче балалары Фаиз туа. Сугышта хәбәрсез югалган өлкән абыйлары хөр­мәтенә кушалар аңа исемне.

1955 елда Әхмәтзыя гаиләсе­нә бәла килә – билгесез сә­бәп­ләр белән хатынын кулга алалар. Алты ай дәвамында тикшерү­ләр бара. Әхмәтзыяга барлык акчасын, кыйммәтле әйберлә­рен сатарга туры килә. Моннан тыш, кече уллары Фаиз чиргә сабыша: кызамык нәтиҗәсеннән ишетми һәм йөрми башлый. Әни­сә­не, гаебен тапмыйча, 1956 ел­ның мартында иреккә чыгаралар. Шунда ук Әхмәтзыя гаиләсен алып Пермь өлкәсенең Чусовой шәһәренә күченә. 1961 елда ул Казахстанга чыгып китә һәм Целиноград өлкәсендә шахтер булып эшкә урнаша. 1965 елда алар Джамбул өлкәсенә күченә.

1982 елда 60 яшендә, йоклаган чакта йөрәге туктап, бакыйлыкка күчә Әхмәтзыя Шәкүр улы. Бөек Ватан сугышы ветераны, Совет армиясе офицерының җи­ңел булмаган тормыш юлы шулай тә­мамлана. Зифинә әти­сен бик яратып искә ала. Аның әй­тү­ен­чә, әтисенең Пермь өл­кә­сен­дә яшә­гәндә зур булмаган ху­җа­лы­гы булган, ат караган, бакча үс­тер­гән. Буш вакытларында аты бе­лән күрше бакчаларын сөр­гән, җәй­ләрен урманнан бү­рә­нә­ләр кайтарган, кышларын бура бураган, мал асраган. Матур итеп рә­сем төшергән, грамоталы булган.

Әхмәтзыяның бар балалары да тормышта үз урынын тапкан. Зифинә Ташкент педагогия уни­вер­си­те­тының чит телләр, Ташкент дәүләт уни­вер­си­те­ты­ның юрдик факультетларын тә­мам­лап, немец теле укытучысы һәм тәрҗемәче булып эшли. Гаиләсе белән Пермьгә күченеп, 2011 елга кадәр югары һәм урта уку йортларында юридик дисциплиналар һәм немец телен укыта, хәзер лаеклы ялда. Кызы Ирина Мәскәү автомеханика институтын тәмамлап, инженер-конструктор булып эшли, гаиләсе белән Киров шәһәрендә яши. Эльвира – икътисад фәннәре кандидаты, Манчестер, Прага һәм Палермо университетлары профессоры, Мәскәү хуҗа­лык һәм дәүләт идарәсе акаде­мия­се­нең Пермь филиалында икътисад һәм менеджмент кафедрасын җитәкли.

Әхмәтзыяның икенче кызы Светлана Пермь универ­си­те­ты­ның геология факультетын тә­мам­лаган. 20 елдан артык «Тюменьгазпром» акционерлык җәм­гыя­тендә эшләде. Тормыш ип­тәше белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Александр – югары квалификацияле юрист, Тю­мень­нең төзелеш оешмасында эшли. Леонид, Тюмень нефть һәм газ университетын тәмамлап, «Тюменьгазпром» акционерлык җәм­гыятендә хезмәт куя.

Фәрит төзелеш техникумын тәмамлап, Кабардин-Балкар АССР­ында рудникта эшләде, 40 яшендә инфаркттан вафат булды. Улы Азат Ульяновск авиация заводында инженер булып эшли, Рәвил Тырнауз шәһәрендә яши һәм хезмәт итә..

Фаиз Ташкентта ишетү сәләтен югалтканнар өчен тәгаенләнгән мәктәпне, тегү училищесын тә­мам­лап, Үзбәкстанның Эчке эшләр министрлыгы ательесында тегүче булып хезмәт куйды. Ул бала чагыннан II төркем инвалид. Әлеге көндә өлкән апасы Зифинә белән Пермьдә яши.


Садыков

Барый Садыйк улы

Бу яугирнең язмышы авыррак була. Ул фронтка 1942 елның 9 мартында чакырыла. 776 СП, 214 СД составында сугыша. Шул ук елның җәендә әти-әнисенә хәбәрсез югалуы турында хат килә. Ә менә аның арытабангы язмышы турында бары тик 1952 елда гына билгеле була.

Баксаң, Барый кулга алынып, сугыш ахырына кадәр Германия концлагерьларында тотылган. Аларның берсендәге әсирләр, (бу вакытта анда Барый да була) америка гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Совет хәрбиләрен җыялар һәм Советлар Союзында аларны беркем көтмәвен, хыя­нәтче буларак, төрмәгә утыр­та­чаклар яисә атачакларын әйт­еп, Америкага яшәргә барырга, гражданлык, эш һәм яшәү урыны бирергә вәгъдә итәләр. Бу тәкъ­димне кабул итүчеләр аз булмый, Барый да ризалаша.

Аларны мунча кертеп, яңа кием бирәләр, корабльләргә утыр­тып, диңгез буйлап алып ки­тә­ләр. Озак барганнан соң, Аргентинага җитәләр. Монда әсир­ләр шахтада эшләргә мәҗ­бүр була. Эш шартлары бик авыр, тәү­лекләр буена һавага чыгармыйча, җир астында эшлә­тә­ләр, шунда ук ашаталар, 5-6 гына сәгать кенә йокларга ирек би­рә­ләр. Нәтиҗәдә, бик күп әсирләр үлеп бетә. Исән калганнарын Чили территориясенә күчерәләр. Анда да алар шахталарда эшли. Монда чак кына яхшырак: 12 сәгать эшләгәннән соң, баракларда йокларга, поселок буйлап йөрергә, урындагы халык белән аралашырга рөхсәт бирелә.

Күпмедер вакыттан соң Барый һәм аның иптәшәләре качарга уйлый һәм Чилига килгән төрек корабле моряклары белән очрашалар. Болар корабльнең таш­күмер төялгән трюмында аларны Төркиягә кадәр алып барырга ризалаша. Портта аларны бер симез генә төрек үзенә ала. Күрә­сең, корабльдәгеләрнең берсе әсир­ләрне коллыкка саткан була. Соңыннан төрек аларны маллар белән бергә яшәтә, иң авыр эшне башкарырга мәҗбүр итә. Моны күреп, Барый һәм аның иптәшләре кача, тик аларны эт­ләр белән куып тотып, каты кыйныйлар, чылбырлар белән бәйләп, чокырга ташлыйлар. Алар янә кача. Артларыннан куа килгәндә дустын атып үтерәләр, Барый мог­җиза белән генә исән калып, Совет илчелегенә барып җи­тә. Аңа туган ягына кайтырга яр­дәм итәләр.

Хәрби трибунал карары белән Барый ике елга хокук төзәтү эш­ләренә җәлеп ителә. Ялгызнаратка ул 1952 елда кайтып төшә. Өйләнә, хатыны белән Пермь өлкәсенә Гремячинск шә­һә­рен­дә яшәгән ике туган абыйсы Әх­мәтзыя Шәкүров янына барып төпләнә.

Тәүге көннәрдә абыйсы аларга шахтага урнашырга ярдәм итә, арытабан үзләренә аерым бүлмә бирәләр. 1954 елда кызлары Альбира туа. Барыйның хатыны яхшы хуҗабикә, эшчән, ягымлы һәм чибәр була. Әмма шулай да мәкалә героеның болай да аянычлы тормышы шулай ук аянычлы тәмамлана. 1965 елда фаҗигале вафат булган Барый Садыйк улының якыннары да көчле язмыш дулкыннарында кала. Әлбәттә, яугирнең сугыш салган яралары, күңел һәм тән газаплары, шул сәбәпле бозылган психикасы үз ролен уйнамый калмагандыр. Әйе, бик күпләрне бәхетсез иткән шул ул бу каһәрле сугыш, бик күпләрнең тормышларын пыран-заран ки­тергән.

Ялгызнарат авылындагы ир-узаманының сугыш белән кыйратылган язмышы менә шундый була.


Өлфәт Хаҗиәхмәтов, туган якны өйрәнүче.

Мәкаләне язганда гаилә архивындагы материаллары бе­лән ярдәм иткән Зифинә Шә­күрова-Каргиевага рәх­мә­темне җит­ке­рәм.
Читайте нас: