Барлык яңалыклар
Тарих
30 ноябрь 2019, 21:25

Бер сум элек һәм бүген

“Бер сум бик зур акча, мин аңа барлык авылны яндыралам”,– дип әйткән ди СССР заманындагы бер хулиган.

СССР чорында 1 сумга туйганчы ашап, әллә күпме әйбер сатып алып була иде. Мәсәлән, 100 тартма шырпы, 5 буханка ак икмәк, 5 шешә “Саяны” лимонады һәм башкалар алып була иде. Бүген 1 сумга ниләр алып була?
Ашанда бер тапкыр кулланыла торган ике ручка, 82 тиенгә Киров өлкәсендә җитештерелгән бер тартма шырпы алырга була. Төзелеш базарында 1 цинклы шөреп һәм ларектагы 1 Инглиз булавкасы да нәкъ бер сум тора. Танылган сәүдә челтәрләре карамагындагы Интернет-кибетләр реклама акцияләре кысаларында нибары бер сумгатоварларын тәкъдим итә. Әмма мондый товарны китереп биргән өчен 350-400 сум түләргә туры киләчәк.
"Тулпар" сайтыннан
Читайте нас: