Изге ана да ул, гүзәл, уңган да ул
Минем әни дүрт бала анасы, уңган хуҗабикә, тырыш, эшчән хатын иде. Ул безне кадерләп, иркәләп үстерде. Сугыш вакытында Күрдем МТСында тракторчы курсында укып, таныклык алган. Мин туганчы колхозда тракторда эшләгән. Әтием белән дә алар шунда танышкан. Без еш кына әнигә сугыш вакытында авылда булган хәлләрне сөйлә, дип үтенә идек. Ачык йөзле, кешеләр белән аралашырга яратса да, үткәннәрен искә төшерергә бик яратмый иде. Шулай да олылар сөйләшеп утырганда колагыма кергән вакыйгалар хәтеремдә уелып калган. Аларның сөйләгәннәрен искә алсам, тәннәрем чымырдап китә.
«Көзге караңгы төн. Ул вакыттагы Чиләбе трактор заводында эшләнеп чыккан тракторларның кабиналары юк иде. Басу буйлап барам, алда зур-зур ут көлтәләре чәчелә. Бетеп киткәндәй була да, тагын кабына. Ничек барып җитәргә? Мин барып җиткәнче ут көлтәләре юкка чыкты. Куркуымны җиңдем, туктап калмадым. Соңыннан гына белдем: ул җирдә үлгән малларны күмә торган баз булган.
Шул елларда бүреләр күбәйде. Беркөнне минем трактор артыннан дүрт-биш бүре иярде. Күзләре уттай яна, авызлары ачык, тешләре күренеп тора. Аларга карамаска тырышам. Бар теләгем: тракторым сүнмәсә генә ярар иде. Күзләремнән аккан яшь бит алмаларымны чылата. Бик озак ияреп йөргәннән соң, торып калдылар.
Кичтән башлап төн буе җир сөрәсең, таң алдыннан үтереп йокы килә. Туктарга ярамый. Йоклап китеп трактор астында калмас өчен үземне утыргычка бәйләп куя идем. Өстә һәрвакыт сырган бушлат, аякта чолгау ураган кирза итекләр яки чабата, өс-башлар тузанга баткан, күзләр генә ялтырап тора. Без күргәннәрне балалар күрмәсен, сугышлар булмасын, тыныч яшәргә язсын», – дип теләк тели иде әни. Ул сабыр холыклы , зирәк хатын иде. Әтием белән сугыш елларында кавышып, тату яшәделәр. Алар гади җир кешеләре – бар белгәннәре колхоз эше булды. Безне дә хезмәткә, үзаллы тормышка өйрәтеп үстерделәр. Гаиләбездә хезмәт иң зур дәрәҗәдә булды.
Күрше Нәһия апа сөйләгәннәрдән:
«Күрдем МТСында мин дә укып чыктым. Нинди эшкә кушсалар, шуны башкардым. Трактор рычагы артына да утырырга туры килде. «Сталинец» комбайннары кайткач, мине Буденый колхозына эшкә билгеләделәр. Рус халкы арасында эшлим. Русча барысын да аңлыйм аңлауга, әмма яхшы итеп сөйләшә белмим. С-6 комбайннарын трактор тагып йөртә иде. Игенне ургыч урып бара, ашлык бункерга җыела, юшкә кебек калайны тартып алгач, анда җыелган ашлык колаша буйлап агып төшә. Чыгып торган колаша кебек тимергә капчыклар эләктереп куела, ул тулгач, калай юшкәне ябып, капчыкларның авызын бәйләп комбайн артыннан килгән ат арбасына саласың. Капчык тутырып торучы хатын-кызлар булса, ат йөген ташучылар – малайлар. Артта копнитель, дигән җиргә салам җыела. Аны сәнәк тоткан бабайлар эскерт итеп өеп бара. Икенче җирдәрәк хатын-кызлар урак ура. Ашлыкның бөртеген дә югалтмау өчен бик күп кеше көч куя иде. Минем комбайн ватыла да ватыла. Беркөн астына агач ботагы кереп кысылган. Ургыч, дөбер-шатыр килде дә, туктап калды. Комбайнның туктавын күреп, башкалар да туктады. Анда эшләүчеләр күбесе яшь кызлар. Ял җитми. Азрак туктап алуга сөенеп киттеләр. Ә мин үземнең көчсезлегемнән җаным әрни. Рус кызлары мине үчекләп такмаклар җырлый башлады. Сыер дуласа, аттан яман, диләр бит. Түзмәдем, валлар каера торган ломны алып кызларга ташландым. Ходай Тәгалә саклап калды, берсенә дә сукмадым, үзләре йөгереп качтылар. Комбайн янына килдем дә, ярсып-ярсып, күңелем бушаганчы еладым. Кызларым килеп берәм-берәм мине юата башлады. Шуннан соң ник миннән көлсеннәр. Бик тату гына төгәлләдек урып-җыюны. Киләсе елга бу тимер-томыр арасында булмасам иде, комбайнның хуҗасы ир-ат булсын иде, дип теләдем. Теләгем кабул булды – фронттан кайткан Фәйзелханга кияүгә чыктым. Дүрт бала үстердек аның белән, тик тормыш иптәшем якты дөньялардан иртә китте».
Сугыш яланыннан кара кәгазьләр ай күп килде. Беркөн Асиягә дә, улыгыз хәбәрсез югалды, дигән хәбәр китерделәр. Бу хәбәрдән, аяз көнне яшен суккандай, ананың чәчләре ап-ак булды. Ул йөрәген тотып һуштан язды. Туган-тумача, күрше-тирә аны тынычландырырга тырышты. Үлде димәгәннәр бит, югалды гына дигәннәр. Бәлки яраланып госпитальгә эләккәндер, бәлки үзләренең частеннан торып калгандыр, дисәләр дә, бу юату сүзләре аның башына да кереп чыкмады. Шулай сагышланып йөреп ятканда, күңеленә өмет чаткылары биреп, башына якты уй килде.
Кара әле, Арысланны бер урыннан икенче җиргә күчерсәләр, Яңавыл яки Куеда станцалары аша үтә бит. Яңавыл ераграк, ә Куедага 25 чакрым гына. Мичтә биш бәрәңге пешереп алды, арыш ипикәен кисеп салды. Боларны ашагач су эчәсе дә килер дип, ташлы чишмәдән су да алды. Тирләде, пеште, әмма барып җитте Куеда станцасына. Поездлар туктаусыз уза да уза. Солдатлар да күренә. Әнә бер поезд килеп туктады. Солдатлар вагоннардан берәм-берәм төште. Асия өметләнеп алардан Арысланны сорашты. Юк, күрмәгәннәр икән. Белмиләр аның Арысланын. «Арысланыма тапшырырсыз», – дип төенчеген сузды ул аларга. Юк, алмыйлар. Олырак кына солдат килеп аны юатты: «Үзең аша, анакай, улыңны күрсәк сәламеңне әйтербез, үзебез ризык бирербез», – диде. Ничек итсә-итте, төенчекне солдат кулына тапшырды өзгәләнгән ана. Сугыш беткәч, күкрәгенә орден-медальләр тагып авылга Арыслан кайтты.Тик ана гына улын күрү бәхетенә ирешмәде. Бала кайгысыннан Асия бакыйлыкка күчкән иде.
Бер рәхмәт мең бәладән коткара
Розалия апа сугышка кадәр үз йорты белән Яңавылда яшәгән. Өйләре вокзалдан ерак түгел. Миңа биш яшь чамасы иде, дип хәтерли ул.
Әтинең сугышта икәнен беләбез. Абый белән икәү әти күренмәс микән дип, поезд үткәнне карап торырга гадәтләндек. Кайбер вагоннар япмалар белән капланган, кайберенә әллә нинди машиналар төялгән.
Карлы-буранлы кышкы көн. Тышка чыгарга куркып тәрәзәдән генә карап утырабыз. Шулвакыт безгә өч солдат килеп керде. Берсе су сорады. Әни чүмеч белән су бирде. Суы тып-тып идәнгә тама, башкалары текәлеп, өстәлгә карап тора башладылар. Әни өстәлдә торган ипине солдатка тоттырды. Дәү әнием: и, балам, аларның эчәсе киләмени, ашыйсылары килә дип, сөйләнә-сөйләнә чоланнан ике каз алып керде. Солдатлар бер-берсенә карашып куйдылар. Пешереп ашарсыз, бер каз кемгә җитә инде. Иркенләп ашагыз. Минем улым, бу балаларның әтиләре дә сугышта. Исән-имин әйләнеп кайтсын, дип теләгез, диде дәү әни. Алар рәхмәт әйтеп чыгып киттеләр. Шул ике казның савабы беләнме, әтинең гомере бетмәгәнме – ул сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты.
Сугышның соңгы елларында булган бу хәл. Авыл кибетенә күптән булмаган ситсы материал кайткан. Хатын-кызлар ситсыны тиз алып бетерә. Зәңгәр җирлеккә вак ак чәчәкләр төшкән бик матур материал була ул. Хатын-кыз балаларына, үзләренә тиз арада күлмәк тегеп тә кия. Биш бала анасы Әдилә дә сатып алган. Ул авылда иң уңган, булган хатыннарның берсе. Андыйларны, телендә дә, кулында да бар, диләр. Авылда иң ялкау, эш сөймәс, күбрәк урамда гайбәт сөйләп йөрүче Фәгыйләнең ситсыдан күлмәк тегеп кигәнен ишеткәч, Фәгыйлә белән парлап күлмәк киеп йөрергә гарьләнәм, дип, тиз арада материалның тискәре ягыннан күлмәк тегеп кигән. Ничек итсә иткән, гайбәтче хатын белән пардан күлмәк кимәгән горур хатын.