Барлык яңалыклар
Тарих
27 февраль 2020, 18:36

Уникаль укытучы

Кеше өлкәнәйгән саен, хәтере аны үсмер һәм яшьлек елларына алып кайта. Бу язмамны мин үзебезнең буынның күп кенә егетләре һәм кызларына, педагог һәм зур хәрефтән язарлык искиткеч шәхес – Әдип Гәрәй улы Миңнегәрәевка багышлыйм. 1963 елның 1 сентябрендә без тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердек. Башлангыч сыйныфлар да артта калды. Алда – үсмер елларыбыз, төрле укытучылар. Беренче көннәрдән үк без аларның кайсысы кырыс, таләпчән булуын, ә кемнең дәресендә азрак уйнап алырга яравын бик тиз аңлап алдык. Тәүге көннәрдән үк физкультура укытучысы Әдип Гәрәевич безнең өчен иң шәп укытучы булды.

Әдип Миңнегәрәев 1931 елның октябрендә туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Хезмәт тәмен кечкенәдән татырга туры килә аңа: колхозда эшли, тракторчыларга авыл хуҗалыгы техникасын ремонтларга ярдәм итә. Мәктәпне тәмамлагач, шофер булып эшли. Армиягә киткәнче үк гаилә кора. Уфа физкультура техникумын тәмамлый. Спортта уңышлар яулый: 1956 елда конькида йөгерү буенча РСФСР чемпионы, 1957-1958 елларда Башкирияның дүрт тапкыр чемпионы, СССРның спорт мастеры исеменә лаек була.
Әдип Гәрәевичның таланты баянчы, үзешчән театр актеры буларак та ачылган. Репетицияләр вакытында ул булачак тормыш иптәше Иглин районының Рәсмәкәй авылы кызы Хәкимә Солтан кызы белән таныша. Уфа китапханәчеләр техникумын тәмамлаган кызны 1947 елда безнең районга җибәрәләр һәм ул үз хезмәт юлын Тәтешле район китапханәсе директоры буларак башлый.
1979 елда институтны тәмамлагач, миңа мәктәп системасындагы төрле новаторлык хәрәкәтләре белән танышырга туры килде. Бу хезмәттәшлек педагогикасы, укучыларның иҗади активлык үсеше һәм башкалар иде. Педагог-новаторлык хезмәтләрен өйрәнгәннән соң , мин Әдип Гәрәевичның бу методиканы электән үк тулы куәтенә куллануына төшендем.
Әдип Гәрәй улына хас сыйфатларның берсе – ул мөлаемлык. Ныкча гәүдәле, ачык йөзле мөгаллим һәр укучыны шәхес итеп күрә белде, аларның уңышына сөенде, спортта үрләр яулауга омтылыш бирде. «Минем кебек эшлә, миннән яхшырак эшлә» – аның принцибы шундый иде. Башлангыч сыйныфларда физкультурага әллә ни ис китмәгән булса, урта сыйныфларга күчкәч, расписаниедә «физ-ра» сүзен күреп калу белән «Ура!» дип кычкыра идек.
Физкультура дәресләре зур булмаган залда үтә. Ленин урамындагы бер катлы бина (анда бүген балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе урнашкан) спорт залы, металл һәм агач буенча мастерскойларга бүленгән. Өч кенә тәрәзәлек зур булмаган класста аркылы борыс, «кәҗә» һәм «ат», канат, туплар бар. Әдип Гәрәй улы мәҗбүри физкультура киеме кертте: кызларга спорт купальниклары, малайларга ак майкалар һәм кара трусылар. Моңа кадәр без дәрескә киеп килгән киемнәрдә йөри идек.
Әдип Гәрәй улының спорт күнекмәләре элементларын җиренә җиткереп, матур итеп эшләвен без тын да алмый күзәтәбез. Аны кабатларга тырышабыз. Килеп чыкса – мактый, чыкмаса да мактый, әмма азрак шелтәләп ала. Тагын берничә тапкыр эшләгәннән соң, ниһаять, – «Афәрин!». Бу сүзне ишетү тагын да дәрт өсти.
7 сыйныфта укыганда Әдип Гәрәй улы мине һәм сыйныфташларым Нәсим Әхмәтҗанов, Хәнәф Хәйдаршин, Флүзә Шакирова һәм Дания Адисанованы чаңгы секциясенә чакырды. Шулай без чаңгыда йөрү буенча мәктәпнең җыелма командасына эләктек һәм анда укуны тәмамлаганчы шөгыльләндек.
Тренировкалар һәркөн дәрестән соң үткәрелә. График төзелә. Әгәр нинди дә булса сәбәп белән тренировкага килә алмасаң, ике норма үтәргә кирәк була. Армия дәрәҗәсендәге таләпләрне без канәгатьлек белән үтибез. «Тягун»нарны үтү (тауга менү) буенча тренировкаларда аеруча зур киеренкелек туа. Параллель чаңгы юлы салып, Әдип Гәрәй улы һәрберебезне озатып бара, хаталарыбызны күрсәтә. Аның берничә тапкыр тауга менеп төшәргә ничек хәле җиткәндер, без бит класста барлыгы 12 егет һәм 12 кыз идек. Күнекмәләр үткәрүдән тыш, ул чаңгыларга ныгыткычлар куярга, аларны дөрес итеп майларга өйрәтте. Классик ысул белән йөгерү техникасын да аңлатты ул. Ә без аны үзебезнең уңышлар белән сөендердек. Район ярышларында икешәр – егетләрнең дә, кызларның да төп һәм запас командалары катнашты.
Ял көннәрендә урманда төнгә йокларга калып, күнекмәләр уздыруыбыз гомергә хәтердә калды. Иске Шәрдәк юлы белән барып урманда елгага җитмәс борын ташландык умартачылык бар. Анда умартачы йорты да, омшанниклар да шул килеш калган. Бу урын безнең даими күнекмәләр үткәрү урынына әйләнде. Анда җыелма команданың барысы да түгел, ә бары тик кемнәрне әти-әнисе походка җибәргән, шулар гына катнаша. Рюкзакка кышкы поход өчен бөтен кирәк-яракны салып, шимбә укудан соң чаңгыларны киеп, Әдип Гәрәевич артыннан урманга китәбез. Умарталыкка килеп әйберләрне бушаткач, тизлеккә чаңгы ярышлары башлана.
Әдип Гәрәевич тренер гына түгел, безне тәмле итеп ботка пешереп ашатучы да иде. Кайчакта ул безгә дәрт биреп, үзе дә трассага чыга. Караңгы төшү белән җылы ызбага килеп керәбез дә кичке ашны ашыйбыз, үләннәр белән чәй эчәбез. Төннәрен дежур торабыз. Иртәгәсен тагын күнекмәләр башланып китә. Көн кичкә авышу белән кайтырга чыгабыз. Туйганчы ял итеп, урман һавасы сулап, зур канәгатьлек белән өйләргә кайтабыз. Ничә еллар узгач, мин аның тормыш иптәше Хәкимә Солтан кызына күпме сабырлык кирәк булуына әле дә гаҗәпләнәм. Эш өчен янып торган кеше иде шул безнең укытучыбыз.
9нчы сыйныфта бар да үзгәрде. Әдип Гәрәй улы урта сыйныфларда беренче сменада укыта башлагач, безгә физкультурадан башка укытучылар керде. Бәхеткә, җыелма команда белән күнекмәләрне Әдип Гәрәевич үзе алып барды.
Оештыру сәләтенә килгәндә, аңа тиңнәр юк иде. Авылда физкультура-савыктыру комплексының заманча бинасы һәм ябулы хоккей корты урынында стадион бар иде. Ул җиһазландырылмаган, бары тик уратып алынган. Әдип Гәрәй улының тырышлыгы белән анда йөгерү мәйданчыклары, сикерү секторлары, футбол мәйданы барлыкка килде. Бу вакыттан алып стадион ел әйләнәсенә, каникуллар вакытларында да, бушап тормады.
Әдип Гәрәй улы кайчан ял иткәндер, белмим. Берчак ул спортзалдагы кысык кына бүлмәнең күнекмәләр өчен туры килмәү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Аның сүзенә колак салдылар: аерым торган корпустан ике уку классы бирелде. Әлеге көндә бу корпуста балалар һәм үсмерләр мәктәбе урнашкан.
Читайте нас: