Барлык яңалыклар
Тарих
2 март 2020, 17:02

Данлыклы якташым

Февраль уртасы бик күпләрне кирегә, канкойгыч елларга алып кайта. Без ул вакытта хәрби интернационалистларны аеруча зурлап искә алабыз.

Башкортстаннан Әфган сугышында ун меңгә якын хәрби катнаша. Алар арасында якташым Алмаз Гарифҗанов та бар.
Ул Акбулат авылында туып үсә. Мәктәпне яхшы тәмамлап, Түбән Кама технология техникумына укырга керә. Әмма тәмамларга өлгерми, аны армия хезмәтенә чакырталар. Төркмәнстанга кадәр алар бер атна бара. Егетләрне Әфганстан чигеннән өч чакрым ераклыкта урнашкан Кушка авылына урнаштыралар. Арытабан солдатлар хәрби әзерлек курслары үтә, физик яктан чыныгу ала, корал белән эш итәргә өйрәнә.
1987 елның 13 маенда Алмаз Әдеһәм улы хәрби иптәшләре белән Әфганстанда Совет гаскәрләренең чикле контингент составында чикне үтеп керә һәм Хайратон провинциясенә эләгә. Хәвефле юлны үтү өчен үз-үзеңне кулга алырга, куркуны онытырга кирәк була. 60 МАЗдан торган колоннаның бурычы – 40нчы армияне кирәк-яраклар белән тәэмин итү була. Алар батальоны йөкне озата килә. Ташкурган тарлавыгыннан үтү иң куркынычы була.
– Иң авыры күз алдында иптәшләремне югалту булды. Дуслык көче, нинди генә хәлдә дә бер-береңә ярдәмләшү безне исән-сау алып калгандыр, – ди әфганчы. Бу сугышта Алмаз Гарифҗанов батырлык үрнәге күрсәтә. Бу хакта аның бихисап наградалары сөйли.
Әфган сугышы тарихын өйрәнеп, мәктәбебездә белем алган әфганчылар хакында мәгълүмат тупладым. Алар: Тимербулат Вәлиев, Рим Вәлимөхәмәтов, Илнаф Гәрәйшин, Финат Зартдинов, Финус Хәсәнов, Илфар Шәрәпов, Фәнил Җамалтдинов. Якташларыбыз безнең өчен һәрчак үрнәк һәм горурлык булып тора.
Рената Әхәтова, Акбулат мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.
Читайте нас: