Бүген үзләре тере тарих булып калган, бармак белән генә санарлык әби-бабайларның күңелендә мәңге җуелмас хатирә, төзәлмәс яра булып калган ул еллар.
«Һәр колхозга агач планы бирелә. Пычкы материалы сугыш елларында да, аңардан соң да бик күп кирәк иде бит. Авыллардан эшчеләр теркәлә. Сентябрь айларында котомкабызны асып , (аның эчендә берничә бәрәңге һәм ярты икмәк) урман эшенә юлланабыз. Һәр бригадага 7-8 эш аты бирелә. Бер төркем кызга бер ир-ат бригадир. Безне Кыткы-Елга, Яңа Казанчы урманнарына бүлгелиләр. Баракларда торган чаклар да булды. Күпчелек квартираларга кертәләр иде. Өчәр-дүртәр кеше, ә бит хуҗаларның да дүртәр, бишәр бала. Өс киемнәребез манма су булып кайта. Хуҗаның миченә тезеп эләбез. Чабаталар чыдамый, аларны мунчала белән үзебез бәйләштерәбез. Карын ач. Өйдән килгән барлы-юклы азык күпмегә җитсен?!
Шулай бер көн кайтып кердек. Хуҗабикә аш пешергән. Барлы-юклы оныннан умач уган. Авыздан сулар килә. Без дә карыйбыз, хуҗа да безгә карый. Балалары да түземсезлек белән тезелешеп көтеп тора. Йөрәге түзмәде, бахыркай, безгә дә салып бирде. Икешәр тапкыр кашык тыгуга аш «ялт» итте. Әй, шул ашларның тәмнәре! Әле дә тел очында саклана. Менә шулай, күпчелек кичтән үзебезнең бәрәңгене пешереп ашыйбыз, ә иртән чәй. Таң белән мич башыннан кибеп бетмәгән киемнәребезне алабыз да, тагын чыгып китәбез. Кул пычкысы белән юан-юан агачларны егабыз аны яхшы итеп ботакларыннан тазартып өябез. Агачларны диаметрга карап өяргә. Планны үтәү өчен ял да итеп тору юк. Ул гынамы соң әле? Кайчак иртәрәк барып, башка урманчылар без кискән агачларны үзләренә ташып куя. Һәркем план үтәргә тырыша. Бигрәк тә октябрь бәйрәменә, Яңа елга кайтыр өчен омтыла идек. Айдан артык бер өс киеме, мунча керү юк. Тән чиләнеп бетә, ялкынсына, төннәр буе әрни. Кичтән аяк киеме салу үлем белән бер: аякның тиреләре суела иде.
Безгә генә түгел атларга да «квартир» кирәк бит. Шуңа сарайлы кешеләрне эзләп урнаштыралар. Атларга дип авылдан атнасына бер мәртәбә мал азыгы китерәләр. Монысы инде авылда калган зуррак малайлар эше иде. Безгә дә күчтәнәч – берничә бәрәңге килә.
Приемка көнен түземсезлек белән көтәбез. Приемщик тиз генә кабул итми. Кубатурасын киметергә тырыша, тигез өймәгәнсез дип бәйләнә. Диләнкене чиста итеп, ботакларын яндырып тапшырабыз. Яшь кенә кызларга юан-юан агачларны күтәрергә туры килде.
Аннан агачларны Танып елгасына төшерү башлана. Моның өчен алдан боз юлы ясыйлар. Карны тигезләп, су сибеп туңдыралар. Бу юлның карын себереп, чистартып ара-тирә балалар йөри. Атларга агачларны тагып боз юлыннан шудырып төшерәләр. Монда да үзенең авырлыклары бар. Ат тотучы бик оста булырга тиеш. Әкрен барса – атка көч килә, шәп китсә – агачлар шуып, атка бәрелә. Шуңа күрә алар үзләре белән опилка йөртә иде. Бик шәп китә башласа, юлга пычкы чүбе сибәләр. Атларны имгәтергә ярамый.
Таныпка төшеп җиткәч, эшнең икенче төрлесе башлана. Агачларны каенына, чыршысына, юкәсенә аералар. Аларга яңадан приемка ясыйлар, аннан соң әзерләү башлана. Сал агызу да бит хәвефле эш. Су астына китеп үлүчеләр дә булды. Салларны елгадан ныклы гына агып киткәнче, өстендә бер кеше бара. Аны биленнән бәйләп яр буйлап озата баралар. Салның таралып китеп, кешеләрнең су астында калган чакларын да хәтерлим. Бу саллар Астраханьга кадәр китә диләр иде. Сугыштан соң илне торгызу өчен агач материалы күп кирәк иде бит.
Ә соңыннан шушы киселгән урманнар урынына яңа посадкалар утырту эше булдырылды. Монда инде без яшь кызлар түгел, әниләр идек. Иртән балаларны үз карамакларына куеп китәбез, караңгы төшкәч кенә кайтабыз.
Безнең Чургылды урманнарында да агач кисүчеләр эшләгән. Монда Борай районыннан урманчылар килгән. «Җен барак», «Шайтан барак» - болар барысы да урманчылар эшләгән урыннар.
Бу хатирәләр Чургылды авылы ак әбиләре Сәфина Нуртдинова (инде мәрхүмә), Рәхилә Зыятдинова, Майҗиһан Сафина сөйләгәннәрдән чыгып язылды. Үзләре белән бергә эшләгән иптәшләренең исемнәрен дә атаганнар иде, тик, барысын да хәтерләмибез, төшеп калганнары булыр, дип исемнәрен атамаска булдык.
Әйе, кемнәр генә эшләмәгән бу хезмәт фронтында. Бәлки әле мондый хатирәләр белән уртаклашучы олы буын вәкилләре тагын да булыр.