Барлык яңалыклар
Тарих
13 Май 2020, 11:36

«Кирәгеннән артык кечкенә дә, кирәгеннән артык олы да»

Үзенең дә үсмер чагы сугыш чорына туры килгән Әнгам Атнабаевның бу шигъри юллары хәзер инде бармак белән генә санарлык булып калган тыл ветераннарының һәркайсысына кагыла. Шул чорга балачагы һәм үсмер еллары туры килгән әниебез Гатия Вәлиева ничек исән калган. Бу гаиләгә ниләр күрергә туры килгән?

«Сугыш башланган 1941 елның җәе ир-егетләрне, атларны елый-елый озату, киткәннәрнең кайсы елап, кайсы гармун белән моңлы итеп җырлый-җырлый сау­буллашуы белән хәтердә калды. Шул ук җәйне безнең кебек 11-12 яшьлекләрне дә печән хәзерләргә чакырдылар. Беренче Бөтендөнья сугышында аягы гарипләнеп кайтканга, әти авырлык белән йөри иде. Аның белән өч җәй колхоз сарыклары көттек. Көннәр бик озын тоела иде. Кайсы үлән ашарга яраклы, барысын да ашадык, җыйдык. Үгезләр белән җир сөреп, тубал белән ашлык чәчтеләр. Киндер, җитен, мәк, бәрәңге басулары да булды. Бөтен басуларны да чүптән утадык. Башта әниләргә булышып йөрдек. Соңрак утарга да, урырга да үзебезгә аерым норма бирделәр. Аны арттырып үтәргә тырыша идек, чөнки көнлек эшкә 100-200 грамм он бирәләр.
Көздән алып кышка кадәр ашлык суккан барабаннан чыккан саламны өеп торабыз. 1941-1942 елның кышын гына укыдык. Ике катлы мәктәпне җылытырга утын булмады. Әнием Гашыйканың кышлары киндер сугып үтә иде. Йолкынган киндерне ун көнләп суда тотып, киптереп, талкы белән сындырып, тумарга салып тукмап селкегәч, агач сыман нәрсәсе төшә дә, киндер кала. Шуны иләгәч, җеп кебек сүс килеп чыга. Станокта сугалар. Аны көл суына салып агартабыз.
Киндер, җитен, мәк орлыгын басуда ашыйбыз. Бәрәңгегә кушып күмәч тә ясыйбыз. Кычыткан, бәрәңге, чөгендер сабагын пешекләп, хезмәт көненә бирелгән онны салып, сөт кушып бер казан аш пешерәбез. Сугыш елларында ипи пешергәнне хәтерләмим. Безнең сыерыбыз булды. Көн әйбәт булганда басуда гына йоклап эшләдек. Ашлык аз гына өлгерә башлау белән уып ашыйбыз. Анысы да каравылчы күрмәгәндә, чөнки бер уч ашлык өчен төрмәгә утырталар.
Бөтен кеше шуны ашагач, тирә-якта кычыткан да җитми иде. Үлән җыя алмаган кешеләр кышын нык хәлсезләнә. Әниләре үлгән балалар бигрәк тә кызганыч. Ике-өч кешене хатын-кызлар бәләкәй чанага салып, зиратка илтеп күмә. Бу хәл көн дә диярлек кабатланды.
Кышын өйгә ягар өчен утынга барабыз да, элмә тапсак, сөенәбез. Аның кайрысын сыдырып, мичтә киптереп, барабанда ваклап, күмәчкә кушабыз.
280-300 литр сөт, май, 200-300 йомырка, сарык тиресе, йонын тапшырырга план бирелә. Заем, налоглар түләргә кирәк. Балаларның авызыннан өзеп, нәрсәне булса да сатып түлисең. Түли алмасаң, әйберләреңне алып чыгып китәләр.
Сугыш беткән көнне авылдан бала-чага таякка кызыл әләм бәйләп, көтүгә килде. Шулкадәрле шатландык! 1945 елда, бер пот бәрәңге бирәләр, дип, җәй буе көтү көттек. Ул елларда бүреләр күп иде. Бәрәннәрне күтәреп китәләр. Кемнең бәрәнен бүре алган, ул кешеләр җәй буена берни дә түләми иде.
Сугыштан соң да җиңеллек тиз генә килмәде. Биш ел торф чыгаруда эшләдем. Норманы 200 процент үтәсәң генә лаеклы хезмәт хакы күрәсең. Атнага бер көн ял бирелә. Ул авыр елларны искә төшерәсе дә килми, – ди әнием.
Әйе, ул чорда ныгымаган иңнәренә сугышның бар авырлыгы яткан бала-чага мең төрле михнәт кичерә. Бомбалар шартламаган, пулялар очмаган тылда сугыш чорында 13 миллион бала үлгән.
– Республика хезмәтчәннәре фронтка шундый-шундый ярдәм күрсәтте, – дигән саннар, фактлар китерелгән тарихи-документаль хезмәтләр язылган. Ә менә аерым кешеләрнең ничек яшәве, хезмәте, фронтка ярдәм итүе хакында язылган китаплар сирәк. Әмма бар. Шуларның берсе билгеле шагыйрә, танылган журналист, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөһрә Котлыгилдинаның «Сугыш балалары – тарих яралары» китабына – 65, «Сугыш яралаган балачак» дигән икенче китабына 70тән артык тыл ветераны хатирәләре кертелгән. Басмага өченче китабы да әзерләнә.
Тыл ветераннары арасында да төрлесе бар. Әмма күбесе бүгенге тормышка бик риза булып, илнең иминлегенә шөкер итеп яши. Аларның сынауларда сыналган рух көче нык. Бүген инде 89нчы яшенә аяк баскан әниебез дә шулай. Тормышында күп кайгы, авырлыклар күрергә туры килсә дә, ул бирешмәде. Килен булып төшкән Сабанчы авылы 1990 елларда беткәч, яңадан туган авылы Кашкакка кайтып яшәде. Догалар ятлап, дини йолалардан да читтә калмады. Өч ел элек аягы имгәнеп, авырлык белән генә йөри башлагач, Чургылдыдагы килене Зөлхизә һәм улы Илшат тәрбиясендә яши башлады. Күп төрле гәзитләр алдыра, китаплар укый, радио тыңлый. Илдәге һәр яңалыкны белеп, кызыксынып тора. Менә шулай, төшенкелеккә бирелми, тагын да бик күп еллар бергә яшәргә язсын.


Розалия Шәйморатова, ветеран укытучы.
Чургылды.

Читайте нас: