Барлык яңалыклар
Тарих
26 Май 2020, 13:20

Без сугыш чоры балалары

1941 ел. Кемнәргә генә кайгы китермәгән дә, кемнәрне генә ятим итмәгән бу каһәрле сугыш. Без дә әткәйдән өч бала калганбыз. Апам – алты, абыем өч яшьтә, мин үзем бишектә. Әткәй фронтның тәүге көннәреннән үк сугышка алынган. Аңа нибары 35 яшь булган. Ул киткәндә бар авыл халкы Казаяк тавына җыелып, кайсы ирен, кайсы баласын озаткан. Япь-яшь кызлар егетләренә көтәргә вәгъдәләр бирешеп, елашып аерылышкан.

Казаяк тавы – безнең Куедага илтә торган олы юлыбыз иде. Әткәйне бик бала җанлы кеше, гармунчы да, җырчы да иде, ди әнкәй. Ул арбага утыргач:
Һаваларда кара болыт,
Без ат җигәргә киткәч,
Елашмагыз, туганнарым,
Кайтырбыз сугыш беткәч, –
дип җырлап киткән.
Күздән югалганчы кулын болгады, өстендәге кызыл күлмәге белән әллә каян аерылып торды, ди әнкәй. Китеп бер айлап вакыт үткәч, шул күлмәген салып җибәргән. Кесәсендә «күлмәкне Рәдифемә бәләкәйләтеп кидер», дигән кечкенә генә язуы да булган. «Балаларны ач итмә, сугышка керәбез, исән-сау күрешергә язсын» дигән сүзләр була язуда. Әнкәй, укый-яза белмәү сәбәпле, аны күрше апага кереп укыткан. Әткәйнең өч елга ике генә хаты килгән. Соңгысында «Днепрны кичәбез, дошман аяусыз. Исән калсак, тагын язармын» дигән булган.
Тик 1943 елның җәендә «хәбәрсез югалды» дигән кара кәгазе генә килгән. Күңел ышанмый: су төбенә киткәнме? Окопта күмелеп калганмы? Әнкәй көне-төне эштә, ничек кичергәндер бу кайгыны? Бу кәгазьне апага биргәннәр. Апа, әтәй үлгән, дип елый, мин бернәрсә дә аңламыйм, чөнки әткәйне бер тапкыр да күргәнем юк. Карарга бер карточкасы да калмаган. Өебез янып китеп, бөтен документлар да янып, көлгә әйләнгән. Әткәйнең дә кара кәгазе кайдан килгәнен белә алмадык. Әнкәй безгә күрсәтмәскә тырышып, бик еш елый иде. Сугыш еллары, авыр еллар, ачлык, ялангачлык. Әнкәйне, көне буе эштә булгач, кич кенә күреп кала идем. Ул арып, хәлсезләнеп кайта, мин чабаталарын чишәм, аннан тапалып, изелеп беткән арышларын чүпләп, ашап куя идем.
Бәләкәй чакта әнкәемнең әрнеп сөйләгән бер вакыйгасы күңелемнән мәңге китмәде.Әҗмехәмәт бабай – конюх, Имаметдин Сөләйманов бригадир була. Аларга атларга салам алып кайтырга кушалар. Бер атка өч хатын-кыз билгелиләр. Ни өчен, дигәндә, атлар бик ябык, аларга ярдәмләшергә кирәк.
Барасы җирләре ерак – Троицкий басуында ук, ул җиде километр ераклыкта. Сепертмә буран, әче җил чыгып китә. Барып җитеп эскертне көрәп, саламны төяп юлга чыгарга җыенганда, каенсеңелесе Әҗминур: «Җиңгәй, кәбәгендә әзрәк арышы бар, әллә җилләп алаекмы?» – дигән. Кеше саен берәр кесә җилләштереп алалар, аның да яртысы кар була. Кайтыр юлга чыгалар. Буран көчәйгәннән-көчәя. Илле метрлап җир киткәч, атлары бераз ыргылып тора да, ава. Инде нишләргә? Атны көч-хәл белән торгызып, тугарып, чанага бәйлиләр. Өши башлыйлар, салам төягәндә тирләгән булгач, әнкәйнең күлмәге тәненә ябышып ката. Әйдәгез, авылга кайтып хәбәр итик, ат та үлә, үзебез дә туңып үләбез бит, диешәләр. Юл юк, бата-бата төне буе кайталар. Аякларында чабата, җеп оек, тәннәре шакылдап туңа. Бригадирны уятып керәләр. «Барыгыз, кайтыгыз, иртән ат белән барып алырбыз», – дигән ул. Әнинең аяклары чабатадан куптарып алынмый, ул аларны чак чишеп, сырма җиңенә тыга. Иртән бригадир килеп: «Түтәй, атыгыз үлгән, ярдырырга мал табибына барыгыз», – дигән. «Юк, бара алмыйм, аякларга баса алмыйм. Чире чыкмаса, черек йортымны алырсыз», – дип җавап кайтара ул.
Шуннан соң әнкәй каты чирләп аягыннан егыла. Аркасына җәенке кадәрле шешек чыгып, аның сызлавына түзә алмый, акырып елый иде. Күрше апалар әнине арыш камырына бал ягып яткыралар. Солыны әчетеп, шул суга аякларын тыктырып дарулыйлар. Бер атна япкач, шеше йомшаргандай итә. Тагын ябарга ачкач, шешнең үзәге килеп чыга. Чыпчык башы чаклы бит, дигәннәр.
Шулай итеп, әнкәем безнең хакка, ике ай дигәндә аягына баскан. Аркасындагы яра зур гына тишек булып, үлгәнче җөе искә төшереп торды.
Сугыш бетеп, исәннәр кайта башлагач, күршебездән Зарифҗан исемле бер абзый кайтты. Апам мине җитәкләп алып керде. Мин бабайдан, әткәем дә кайтамы, кайда калды, дип сорыйм. Ул мине күтәреп алды да күзеннән яше чыкты. «Кайта, кызым, кайта, артта калды, дошманнарны тукмап», – ди.
Әнкәем әткәйнең үлеменә ышанмый гомере буе көтте. Ишектә кеше булса да, әткәгез түгелме икән, дип безне дәшә иде.
Үсә төшкәч, укырга кердем. Әтилеләр мәктәпкә ипи алып килә, бездә черек бәрәңге күмәче. Алар бездән тансыклап алыштырып ала. Шунда белдем ятим икәнлегемне.
8нче сыйныфта бер чирек укыганнан соң, эшләп киеним, дип, фермага эшкә башладым. Иртәнге биштән кул белән егермешәр сыер саву, кирза итектән тубыктан пычрак еру, кышларын бәкедән көянтәләп су ташып эчерү, саламга да, силоска да үзебез йөрү күпме көч таләп иткән. Ул вакытта резина итек юк иде әле. Мин ике ел эшләгәч кенә чыкты ул, «ленинградский» дип атала иде, без аны яхшыга гына кия идек.
Фермага көн дә диярлек партия оешмасы рәисе белән зоотехник килә иде. Мин сөт тапшырырга киткәч, парторг абый: «Бик бала гына бит әле, савып бетерә аламы икән», – дип стакан тотып, сыерларны савып карый икән. Читтән көлеп караган апаларга: «Бер стакан да сөт чыгара алмадым, маладис кыз икән, көз башмаклар бирдерермен әле», –дигән парторг.
Шулай итеп, 44 ел гомерем фермада үтте. Үкенмимен: уңышлар артыннан уңыш килде. Елның-елында планны тутырып, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдым. Өч тапкыр коммунистик хезмәт ударнигы, социалистик ярышларда җиңүче булдым, бик күп грамота, дипломнар белән бүләкләндем. Авылның иң хөрмәтле кешесе, дип, зурлап, Салават Фәтхетдинов «Танып» санаториена юллама белән бүләкләде. Мең рәхмәтләр яусын үзенә! Өч балам бар. Бабаем ун ел инде бакыйлыкта. Өлкән улым 35 ел дәвамында алдынгы комбайнчы. Хөкүмәт бүләгенә лаек булды. Уртанчы улым – нефтьче. Кызым үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Күп кенә шигырьләрем район гәзитендә басылып чыкты. Биш вакыт намаздамын. Хезмәт ветеранымын.
Әйтәсе килгәнем шул: тыныч тормыш җиңел яуланмады. Бүгенге көнебезгә шөкерана кылып яшик. Әтиләребезнең «Һаваларда кара болыт»ын җырлап, якыннарыбызны ут эченә озатырга язмасын иде берүк.

Рәйхана Садрисламова.
Аксәет.
Читайте нас: