Без – аның балалары – әтиебезгә шундый тирән истәлекләр калдырганы өчен бик рәхмәтлебез. Аның таушалып беткән көндәлеген укып, шуны аңлыйсың – ул истәлек кенә түгел, ә сугыш хакында документаль хроника. Бу – Сталинград, Курск дугасында барган алышлар, Днепрны кичү, Балтыйк буе илләрен илбасарлардан азат итү...
Әтиебезнең хәтере соңгы сулышына кадәр яхшы булды. Әмма аның алып барган көндәлеге үзенә дә, безгә дә тере тарих кебек кадерле. Ул бит аны сугыш яланнарында ук язып барган.
Әтием хәрби хезмәтен 1940 елны Мәскәү пролетар дивизиясендә Т-26 танкында механик-водитель булып башлый. Бу вакытта финнар белән сугыш бара. Бөек Ватан сугышы башланган айны Новосибирскийга укырга җибәрәләр. Ул анда гвардия лейтенанты исеменә лаек була. Ә инде июльдә көнбатыш фронтка юллана. Ул данлыклы очучы М.Раскова җитәкчелегендәге авиадесант бригадасына взвод командиры итеп тәгаенләнә.
Сталинград өчен каты алышлар башлангач, алар взводын 62нче гвардия армиясенә кушалар. Әти рота командиры урынбасары була.
«Сталинград өчен барган алышны, анда үткәргән тәмугка тиң көн һәм төннәрне бер вакытта да онытмам», – дип язып куя ул көндәлегенә. Исән кала, әмма контузия ала һәм аягы яралана. Шул сәбәпле, Горький шәһәренә госпитальгә җибәрелә.